Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылышта коронавирус йоктыручылар булган 


Хәрби комиссар Татарстаннан күпме егетнең коронавирус белән авыруын әйтмәде, алар кире районнарына кайтарылды дип кенә сөйләде.

Җәйге хәрби чакырылышта Татарстанда коронавирус йоктыручылар булган. Бу хакта бүген Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин журналистлар белән очрашуда белдерде. Чакырылучылар арасында COVID-19 йоктырган егетләрне кире районнарына җибәргәннәр. Алар 14 көн буе профилактик чаралар узган.

"Егетләрдә коронавирус башлангыч чорда ачыкланган иде. Алар хәрби бүлекләргә озатылыр алдыннан профилактика чаралар узды. Барысы да савыкты. Аннан хәрби бүлекләргә җибәрелгәндә беркемдә дә коронавирус ачыкланмады. Җәйге чорда булган эш системы үзгәрешсез кала", диде Погодин.

Татарстанда булачак хәрбиләрнең күмпесе коронавирус йоктыруы әйтелмәде.

Көзге хәрби чакырылыш 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 3 меңнән артык татарстанлы Русия хәрби көчләренә озатылачак. Шуларның яртысы коры җир гаскәрен сайлаган. Көзге хәрби чакырылыш вакытында хәрби җыеннарда медицина постлары эшләячәк. Һәркемнең температурасы үлчәнәчәк. Температурасы 37 градустан арткан егетләрне хәрби комиссариатка кертмәячәкләр. Хәрби җыенда битлектән йөрү мәҗбүри. Һәркемнән тест алачаклар. Тышта мобиль сырхауханә эшләячәк.

фикерләр

XS
SM
MD
LG