Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия эчендә сәфәрләр өчен акча кайтару програмы озайтылды 


Казан шәһәрендә
Казан шәһәрендә

Ташламалы турлар сатып алу чоры ай ярымга кадәр озайтыла, кунакханәдә яшәү көннәре азрак булырга да мөмкин.

Русия хөкүмәте карары белән, ил эчендә турист сәфәрләре өчен акчаны кире кайтару програмына үзгәрешләр кертелде. Бу турыда Русия министрлар кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңартылган програм кысаларында русияләр 10 гыйнварга кадәр сәяхәт итә ала. Програмда кунакханәләр һәм туроператорлар гына түгел, туристик агрегаторлар (төрле операторлар тәкъдимнәрен күрсәтүче сайтлар) да катнаша ала. Ташламалы турлар сату чоры ай ярымга кадәр барачак, бу көннәр кайчан башланачагын соңрак Ростуризм хәбәр итәчәк диелә.

Яңа кагыйдәләргә ярашлы, туристлар кунакханәдә дүрт көн түгел, ике көн яшәсә дә ташламага исәп тота ала. Юлламаның бәясе чикләнми (элек ким дигәндә 25 мең сум булырга тиеш иде). Сәяхәт бәясе 20 процентка кадәр кире кайтарыла ала, ләкин ул сумма 20 меңнән артмаска тиеш (элек 15 мең иде).

Тур өчен "Мир" картасы белән түләү шарты элеккечә кала. Сәяхәт өчен түләгәч биш көн эчендә кэшбек шушы картага кайта, өстәмә документлар тутыру кирәкми.

Эчке туризимга ярдәм програмы турында июльдә билгеле булды. Ташламалы турларны бер атна – 21-28 августта гына сатып алып була иде. Сәяхәт 2020 елның ахырына кадәр башкарылырга тиеш дигән шарт куелды. Русия хөкүмәте програмга 15 миллиард сум бүлгән иде.

XS
SM
MD
LG