Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сычуань-Чувашия" Русиядә Кытай проектларын мактый, уйгырларны "радикаль карашлы" дип атый


“Сычуань-Чувашия” Идел буенда “Яңа Ефәк юлы” проектын тәнкыйтьләүчеләргә җавап язмасында уйгырлар темасына да кагылган

Чуашстанда Кытай инвестиция проектларын тормышка ашыру өчен корылган “Сычуань-Чувашия” ширкәте Идел буе төбәгендә Кытай экспансиясен тәнкыйтьләп чыккан материалларга җавап язган. Кытайның проектларына җирле халык каршылыгы турында Idel.Реалии махсус проект чыгара.

Кытай ширкәте җавабында Idel.Реалии таянып язган чыганаклар “көнбатыш мәнфәгатьләрен кайгыртучы” дип бәяләнә. Кытай проектлары “дөнья икътисады харитасын үзгәртәчәк”, “Көнчыгыш һәм көнбатыш цивилизацияләрен тоташтырачак” дип мактала. Бу проектларга 120 миллиард долларга кадәр акча җәлеп ителәчәк, Русия икътисады Кытай икътисады мөмкинлекләрен кулланып, үсеш алачак диелә.

Материалда Кытайның Синҗан автоном бүлгесендә асаба халыкларны кысырыклауга карата да фикер әйтелгән.

“Уйгыр халкына һәм аның Кытайда хәленә килгәндә, бу вазгыятькә карата да бүтән төр мәгълүмат бар, ул Кытайдагы әлеге радикаль карашта торган милләт белән килеп туган хәлнең сәбәпләрен аңлата. Укучыларга вазгыять белән җентекләп танышырга һәм ни өчен бу халыкны хәтта Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан мөселманнары да яратмый – шуны белергә киңәш итәбез. Алар ни белән аерыла һәм ни сәбәпле шундый начар мөнәсәбәткә лаек булдылар икән” ди авторлар Кытай хакимиятенең Синҗандагы гамәлләренә карата.

Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесе “Яңа Ефәк юлы” проектында иң әһмиятле төбәк булып тора. Әлеге “икътисад билбавы” Өремче һәм Кашгар шәһәрләре аша узачак. Кытайда уйгырлар хәлен өйрәнүче белгечләр Синҗандагы төп халыкларны эзәрлекләүләр нәкъ менә әлеге төбәкнең бу проектны тормышка ашыруда әһәмияте белән бәйле дип саный.

Соңгы елларда дөньяга Кытайдагы “тәрбия үзәкләре” турында билгеле булды. Бу үзәкләрдә уйгырлар һәм башка төп халыклар мәҗбүриләп тотыла. АКШ дәүләт департаменты бәяләгәнчә, соңгы берничә елда гына да мондый үзәкләр аша ике миллионга якын кеше узган. Кытай хакимияте бу урыннарны һөнәргә өйрәтү үзәкләре дип атый. Рәсми Пекин бу үзәкләр разикализм һәм террорчылык белән көрәш өчен булдырылган дип белдерә.

Сентябрьдә Австралия галимнәре галәмнән төшерелгән сурәтләрне өйрәнеп, Кытай мөселманнар өчен "тәрбия үзәкләре" челтәрен киңәйтә дип хәбәр итте.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG