Мәскәү арбитраж мәхкәмәсе Казан янындагы чүп яндыру корылмасын төзүгә каршыларны берләштергән “Принцип” иҗтимагый оешмасы файдасына карар кабул иткән. Карарга ярашлы, проект инвесторы АГК-2 (Ростех ширкәтенә керә) активистларга проект документларын тапшырмаган өчен акча түләргә тиеш. Мәхкәмә карары чыкканнан соң документ тапшырмаган һәр көн өчен 10 мең сум күләмендә штраф алына диелә.
Мәхкәмә карары көченә кермәде. АГК-2 бу карарны шикаять итәчәген белдерә дип яза Коммерсант.
Осиново бистәсе янында чүп яндыру корылмасына каршы берничә ел дәвамында протестлар бара. Экология активистлары корылма әйләнә-тирә мохиткә зарар китерәчәк дип белдерә. Корылма проектына берничә экспертиза уздырылды, активистлар үтенече белән эшләнгән экспертиза корылманы зарарлы дип тапты. Шул ук вакытта Татарстан хакимияте заказы белән Германия белгечләре уздырган экспертиза корылманы мохит өчен куркынычсыз дигән нәтиҗә чыгарды.
Протестларга карамастан, корылманы төзергә рәсми рөхсәт бирелде.