Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада: Навальныйны хуплаучылар саны бер ел эчендә ике тапкыр арткан


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Шул ук вакытта аңа каршылар саны да күбәйгән. Белгечләр моның сәбәбен Навальный турында белүчеләр артуда күрә.

Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальный эшчәнлеген хуплаучылар саны бер ел эчендә ике тапкыр арткан. 2013 елда андыйлар 9 процент булса, хәзер – 20 процент. Бу саннар Левада үзәгенең “Ачык медиа” белән бергә уздырган сораштыруы ярдәмендә ачыкланган.

Сораштыру сентябрь ахырында – Навальный агулануы турында хәбәр ителгәннән соң уздырылган. Сораштыруда 1605 кеше катнашкан.

Шул ук вакытта респондентларның 50 проценты сәясмәннең эшчәнлеген хупламауларын әйткән. Бу сан да узган елгысыннан ике тапкыр күбрәк. Узган елда 25 процент аның эшчәнлегенә тискәре карашта булуын белдергән.

Левада үзәге мөдире урынбасары Денис Волков Навальныйның рейтингы да, антирейтингы да үсүен аның халыкта киңрәк таныла баруы белән аңлаткан.

Навальныйны яклаучылар яшьләр арасында күбрәк: 18-24 яшь аралыгындагыларның 30 проценты аңа хуплау белдергән. Тик шушы ук төркемдә сәясмәннең антирейтингы да югарырак диелә - 41 процент. Мәскәүдә һәм авыл җирлегендә дә аның рейтингы берникадәр югарырак, әмма Мәскәүдә аңа каршылар да күбрәк дип белдерә тикшеренү авторлары.

Алексей Навальный – 44 яшьлек оппозиция вәкиле, Коррупциягә каршы көрәш фондына нигез салучы. Русия җитәкчелегендәге түрәләрнең байлыклары турында видеолары белән билгеле. 2013 елда Мәскәү мэры сайлавында катнашып, 27,24 процент тавыш җыйды, Сергей Собянинга (51,37 процент) җиңелде. 2016 елда Навальный 2018 елда булачак Русия президенты сайлауларында намзәтлеккә барачагын белдерде, ләкин 2017 елда “Кировлес эше” нигезендә мәхкәмә карары сәбәпле намзәт булып рәсми теркәлү хокукыннан мәхрүм ителде. 2020 елның 20 августында хәле начараеп, кома хәлендә 24 августта Германия клиникасына китерелде, Германия белгечләре аның организмында “Новичок” төркеме матдәсе белән агулану эзләре бар дип белдерде.

XS
SM
MD
LG