Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укытучы зары: бюрократия, түбән хезмәт хакы һәм бертуктаусыз реформа


Архив фотосы
Архив фотосы

5 октябрь Русиядә Укытучы көне билгеләп үтелә. Азатлык төрле фәннәр укыткан укытучылар белән сөйләшеп, укытучының хезмәт шартлары һәм ничек якланганы турында сорашты.

Мәгариф системы иң еш үзгәреп торучан өлкәләрнең берсе. Укытучылар кәгазь эшенә күмелдек дип зарлана. Хезмәтләренә карата таләпләр артты. Ата-аналар белем бирү сыйфаты түбән тәгәри дип укытучылардан гаеп эзли. Шул ук вакытта белем бирү БДИга әзерләнүгә генә кайтып кала дигән фикерләр белдерелә.

Укытучы көне уңаеннан Азатлык аларның һөнәри бәйрәмне нинди кәеф белән каршы алулары, эш шартларыннан, хезмәт хакыннан канәгатьме булу-булмауларын сорашты.

Альбина Җаббарова, Казанның 16нчы татар-инглиз гимназиясенең математика укытучысы:

Альбина Җаббарова
Альбина Җаббарова

— Укытучы көнендә иртән тору белән иң элек гаиләм котлый. Мәктәпкә килеп керүгә чәчәк бәйләмнәре белән укучыларыбыз каршы ала, матур сүзләр әйтә. Көн шундый позитив башлана.

Укытучылар кәнәгатьме? Гомумән алганда, әйе, мәктәптәге эш шартларыннан зарланырлык түгел. Әлбәттә, дөнья үзгәреп тора, шул исәптән мәгариф системына да әледән әле үзгәрешләр кертелә. Үзгәрешләрнең уңай һәм тискәре яклары була. Без, укытучылар, яраклаша беләбез: нинди шарт куйсалар да, кулдан килгәнне эшлибез. Әмма кайвакыт бу авырга туры килә. Мәсәлән, пандемия вакытында читтән торып укыту авыр иде. Аннары һәр елны яңа укучылар килә. Аларның әти-әниләре дә безнең өчен яңа кешеләр. Аларга яраклашу да җиңел түгел.

Укытучылар хезмәте тиешле дәрәҗәдә бәяләнә дип әйтергә тел әйләнми

Хезмәт хакы дигәннән, бу сорауга төгәл җавап биреп булмый, чөнки һәр кешенең үз мәнфәгатьләре, максатлары бар. Артык әйбер сатып алмасаң, бу хезмәт хакы әйбәт. Көнкүреш кирәк-яракларына җитә. Уртача тормыш алып барабыз. Байларча яшәү башкачарак буладыр инде… Укытучылар хезмәте тиешле дәрәҗәдә бәяләнә дип әйтергә тел әйләнми.

Җитәкчелек һәм әти-әниләр ягыннан мөнәсәбәт яхшы. Гел ярдәм итеп торырга тырышалар. "Бик җаваплы һөнәр сайлагансыз. Алла ярдәм бирсен" дип әйтүчеләр дә бар. Кимендә җәмгыять тарафыннан безне аңлау бар. Мөһим эш башкарабыз дип уйлап эш итү, рәхмәтне ишетү акча юклыгын каплый.

Гөлнара Дәүләтова, Саба районы Сатыш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы:

Гөлнара Дәүләтова
Гөлнара Дәүләтова

— Элегрәк бу бәйрәм уңаеннан Казанга концерт яки театрга бара идек. Көнендә үк түгел – бер атна алдан яки соңрак булырга мөмкин. Яңа вазгыятьтә Казанга бара алмыйбыз. Үзебезчә, балалар белән бергә каршы алу да җитәр быелгы Укытучы бәйрәмен. Мәктәптә укучыларыбыз дәресләр башланганчы ярты сәгатьлек концерт куя, чәчәк бәйләмнәре бирә. Элек мәктәп эчендә чәй табыны да әзерли идек, хәзер ул да юк. Бүләккә килсәк, мин үзем чәчәкләр, бүләкләр яратмыйм. Укучыларның "Апа, бәйрәм белән!" дигән сүзе, тырышып укулары – иң зур бүләк.

Без эшкә килгәндә компьютерлар заманы түгел иде. Ә хәзер компьютерда эшли белсәң, эшне алып бару күпкә җиңелрәк. Укучылар да, укытучылар да замана белән бергә атларга тырыша. Кайбер мәгълүматны кайвакыт аңлап та бетермибез. Әмма бер-беребездән өйрәнәбез, курсларга барабыз.

Эшне югарырак бәяләсәләр, хезмәт хакын күтәрсәләр, әйбәт булыр иде

Укытучыларны бәяләүгә килгәндә, хакимият күп очракта мактау кәгазьләре белән генә чикләнеп кала. Укытучы һөнәре – иң авыр хезмәтләрнең берсе. Эш өйгә дә кайта: план төзү, дәфтәрләр тикшерү – барысы да өйдә эшләнә. Шуңа күрә безнең эшне югарырак бәяләсәләр, хезмәт хакын күтәрсәләр әйбәт булыр иде.

Илмира Сәфәргалина, Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы:

Илмира Сәфәргалина
Илмира Сәфәргалина

— Укытучы көнендә гадәттә эшлибез. Әмма бу көн барыбер бәйрәмчә үтә, балалар концерт оештыра. Безгә иң мөһиме нәкъ менә укучылар игътибары. Быел мәктәптә эшләгәнгә минем дә 30 ел булды. Мин төрле елларны күрдем, мәктәптә эш шартлары элеккедән уңайлырак дип әйтер идем. Әмма бүген әле кайбер кабинетларда һаман интерактив такталар, проекторлар юк. Зур мәктәп булгач, сыйныфта балалар саны күп. Мәсәлән, ике параллель сыйныфта 40 бала укый ала. Проектор булмагач, мөстәкыйль эш, контроль эш биремнәрен кәгазьдә чыгарып алып килергә кирәк. Болар үзебезнең хисапка эшләнә.

37 мең сум алыр өчен мин 37 сәгать укытырга тиеш булам. Бу бик авыр

Хезмәт хакына килсәк, башкалар белән чагыштырганда, ярыйсы. Укытучының уртача хезмәт хакын 35-37 мең дип яза мәгълүмат чаралары. Югары категорияле утыз ел тәҗрибәсе булган укытучы буларак, 37 мең сум алыр өчен мин 37 сәгать укытырга тиеш булам. Бу көн саен алтышар дәрес дигән сүз. Шуны булдырып була дип уйлыйсызмы? Бу мөмкин түгел.

Гомере буе мәгариф системында эшләп, лаеклы ялга китүчеләрне дәүләт аерым бәяләргә тиеш дип уйлыйм. Элек, мәсәлән, аларга хезмәт ветераны, мәгариф отличнигы кебек исемнәр бирелгән. Хәзер дә бирелә алар, әмма бу исемнәрне алуы кыенрак. Укытучының гомергә эше өйгә ияреп кайта. Дәфтәр тикшерүләр, дәрескә әзерләнүләр, хисаплар – барысы да өйдә эшләнә, мәктәптә өлгермибез. Иң авыры шул.

Илфат Шәрәфиев, Балык Бистәсе районы Балыклы-Чүкәй авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы:

Илфат Шәрәфиев
Илфат Шәрәфиев

— Бәйрәм көнне проблемнар турында сөйләшәсе килми үзе. Мәктәбебез зур түгел – 50 балага якын. Әле яңа гына ремонт ясалды. Барысы да заманча. Укыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Әйе, мәгариф системында үзгәрешләр еш булып тора. Моны түрәләр ясый, бу очракларда балалар белән эшләүче укытучы фикерен дә тыңласалар хәерлерәк булыр иде. Татарстанда яңа министр билгеләнде. Ул үзе дә укытучы булган кеше. Бәлки ул укытучылар белән киңәшләшеп эшләр дигән өмет бар.

Акча җитми, шуңа күрә күбрәк дәресләр алырга туры килә

Укытучы өчен тулы ставка – атнасына 18 сәгать. Шуның кадәр укытсаң, хезмәт хакы 15-16 мең сум чыга. Бу, әлбәттә, җитми. Безнең дә бит гаиләләр бар. Шуңа күрә күбрәк дәресләр алырга туры килә. Мәҗбүрбез.

Укытучы һөнәрендә төрле чаклар була. Без бит кеше белән эшлибез. Әмма элек мөгаллимнәргә җәмгыять тарафыннан да, хакимияттән дә хөрмәт зуррак иде. Укытучыларның дәрәҗәсе төште, әти-әниләр дә үзгәрде. Алар хокукларын яхшы белә, укытучыга каныга. Ата-аналарга хокукларын гына түгел, бурычларын да күбрәк аңлатырга кирәк дип саныйм. Эштә исә минем өчен иң авыры – кәгазь эшен алып бару. Кәгазь тутыра-тутыра, укытуга вакыт та калмый, белем бирү дәрәҗәсе төшә.

Әдилә Хәкимова, Тукай районы Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз-француз телләре укытучысы:

Әдилә Хәкимова
Әдилә Хәкимова

— Мин әле быел беренче ел гына эшлим. Үзем шушы авылдан һәм шушында укытучы булып кайттым. Әмма күргәннәремнән чыгып, шуны әйтә алам: кайбер сыйныфларда, хәтта тулы бер мәктәпләрдә әле һаман матди-техник база юк. Мәгариф министрлыгы заманча дәресләр үткәрү таләбе куя, әмма моның өчен тиешле чаралар күрми. Мәктәпләрдә интернет та тотрыклы эшләми. Мин, мәсәлән, чит телләр укытучысы буларак, укучыларга файдалы фильмнар, видеоязмалар күрсәтер идем, әмма бу мөмкин түгел.

БДИга әзерлек балаларның психикаларына зыян килә, мотивацияләре дә югала

Хәзер чыгарылыш имтиханнарына чит телләр өстәлде. Чит телләр һичшиксез кирәк. Мин моны аңлыйм. Әмма авыл мәктәбе белән шәһәр мәктәбе, гади мәктәп һәм лицей бер төрле түгел, ә аларга нигәдер бер үк төрле бурычлар куела. Чит телләрне тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр бар. Аларны бит инде авыл мәктәбе белән чагыштырып булмый. Укучыларга болай да йөкләнеш күп хәзер. Мин БДИга бер дә каршы түгел. Әмма балаларны космонавт әзерләгән кебек әзерлиләр, начар билгеләрдән шүрлиләр. Миңа калса, билгеләү системын бераз йомшартырга, укучыларга басым ясамаска кирәктер. Психикаларына зыян килә бит. Мотивацияләре дә югала…

Яшь белгеч булсам да, миңа җитәрлек дәрес бирделәр. Бу – яхшы. Бернинди квалификациям булмаса да, хезмәт хакым чагыштырмача әйбәт дип әйтә алам.

Эшемдә иң авыры – эмоциональ яктан ару. Мин – хисле кеше, барысын да йөрәгемә якын алам. Укытучылар күп эшләгән саен арый, чөнки балалар, кешеләр белән аралашуга күп көч кирәк. Укытучыларга, бәлки, дөнья күрү дә җитмидер, әмма сәфәр кылу өчен дә матди мөмкинлекләр кирәк.

Марат Гыйльметдинов, Актанышның талантлы балалар өчен һуманитар гимназия-интернатының тарих укытучысы:

Марат Гыйлметдинов
Марат Гыйлметдинов

— Тулаем алганда, мәктәптә укыту өчен тудырылган шартлардан канәгать. Әмма кайвакыт башка мәктәпләрдә берәр кызык әйбер күреп кайтам да, бу бездә дә булсын иде дип уйлап куям, җитәкчелек белән булдырырга тырышабыз. Хезмәт хакым үземә җитә, ләкин шул ук вакытта күбрәк укыткан саен, шәхси тормышыңа, гаиләңә вакыт һәм энергия әзрәк кала.

Эштә иң авыры – вакыт җитмәү. Мәктәптә күп эшләсәң, гаиләгә вакыт калмый. Һәм киресенчә. Башка килгән кызыклы идеяләрне тормышка ашырырга вакыт җитми.

Нинди генә матур идея туса да, ахыр чиктә ул кәгазь сазлыгында бата, бюрократия бөтен идеяне үтерә

Бер яктан уйлап карасаң, мәгариф системы һәрвакыт үзгәрешләр кичерә. Әмма кайбер яңалык һәм үзгәрешләр бездә күп сораулар тудыра. Күп очракта аларның идеяләре яхшы, әмма тормышка ашыру мөмкинлекләре юк. Бу мәгариф системының гына түгел, тулаем дәүләт проблемы. Нинди генә матур идея туса да, ахыр чиктә ул кәгазь сазлыгында бата, бюрократия бөтен идеяне үтерә. Әгәр инде дәүләт җитәкчелеге укытучыларга ничек карый дисәгез, Медведевның "алтын" сүзләрен искә төшерергә кирәк: "Акча җитми икән – бизнес белән шөгыльләнегез". Бу дәүләт безгә төкереп карый, үз проблемнарыгызны үзегез хәл итегез дигән сүз.

Тагын бер проблем бар. Хәзерге системда күп кенә көчле укытучылар шәхси мәктәпләргә, репетиторлыкка китеп бетеп бара. Аларның күпчелеге – тәҗрибәле мөгаллимнәр. Шул ук вакытта яшь белгечләр дә кимегәннән кими бара. Шулай булгач, безнең балаларны кем укытыр икән? Кадрлар мәсьәләсе бик мөһим.

XS
SM
MD
LG