Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карадениз мәчетендә гыйбадәтләр уза башлады


Карадениз мәчетенең тышкы күренеше
Карадениз мәчетенең тышкы күренеше

"Рубин" футбол такымының элекке уенчысы Гөкдениз Карадениз Биектау районында төзеткән мәчет әлегә рәсми рәвештә ачылмаса да, анда инде гыйбадәтләр уздыра башлаганнар. Хәбәрчебез шул мәчеттә булып кайтты.

Моннан дүрт ел элек Татарстанның Биектау районы Калинино авылы янында, Казан юлы өстендә "Рубин" футбол такымының ул чактагы уенчысы Гөкдениз Карадениз салдыра башлаган мәчетнең төзелеше тәмамланган. Анда инде намаз да укый башлаганнар.

Мәчет ике катлы, ике манаралы итеп кирпечтән салынган. 23 метр биеклектәге манараларның берсе татар, икенчесе төрек стилендә. Мәхәллә башлыгы Яшар Өзҗан сүзләренчә, манараларның мондый үзенчәлеге татар һәм төрек халыкларының кардәшлеген күрсәтеп тора. Андый охшашлыклар мәчет эчендә дә бар. Яшар камерага сөйләргә теләмәсә дә, мәчет турында бик теләп аңлатты.

Яшар Өзҗан
Яшар Өзҗан

"Мәчет төзелеп беткән булса да, аның рәсми ачылышы әле булмады. Кайчан буласын да әйтә алмыйм. Шулай да без намаз укый башладык. Әлегә саныбыз азрак. Әмма алга таба күбәербез дип уйлыйм. Узган кыш Гөкдәниз Карадениз Казанга килгәч, мәчетне үзе дә күреп китте", диде ул.

Мәчет тирәсендә башкарыласы эшләр әле шактый. Аларны Татарстан ягы эшләячәк, ди Өзҗан.

"Татарстан җитәкчеләре Караденизгә, син мәчетне төзедең, рәхмәт, мәчетнең тышын без сафка бастырырбыз дип әйткән. Машина кую урыны, кечерәк парк эшләргә сүз биргәннәр. Парк янында уен мәйданчыклары да планланган. Әмма алар кайчан эшләнер — ансын белмим. Мәчет янында Казан башлыгы Илсур Метшин 35 нарат утырттырды ансы", диде мәхәллә башлыгы.

Карадениз мәчетендә намаз укыла башлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:08 0:00

Өзҗан сүзләренчә, мәчет 350 кеше сыйдырышлы. Мәчет бинасы эчендә аерым ишектән керә торган имам фатиры да эшләнеп беткән. Мәчетнең имамы шунда яши башлаган. "Намазларга әлегә 20ләп кеше йөри, җомга намазының берсенә 50ләп кеше килде. Вәгазьләр татар телендә алып барыла", ди ул.

Мәчетнең аскы катында кафе төзелгән, әмма пандемия сәбәпле әлегә аны эшләтеп җибәрә алмаганнар. Кафе керемнәре, Төркиядәге вакыф системындагы кебек, мәчетнең чыгымнарын капларга тиеш.

Карадениз мәчетендә җомга намазы
Карадениз мәчетендә җомга намазы

Мәчетнең тышындагы кебек аның эчендә дә төрек һәм татар стилләре кулланылган. Әйтик, мәчетнең михрабы төрек стилендә, мөнбәре татар стилендә ясалган. Намаз уку залында Төркия белән бәйләнеше булган 12 мәшһүр татар галименең исемнәре диварга гарәп имласында язылган.

"Бу фикер Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллиннан килде. Анда Шиһабетдин Мәрҗани, Абдулнасри Курсави, Әхмәтһади Максуди һәм башкалар. Без моның белән татарлар һәм төрекләрнең электән бирле тугандаш булуларын, гыйлем өчен, дуслык өчен диалогта торуларын күрсәтергә теләдек. Без бу язулар астына ул галимнәрнең биографияләрен дә язып эләчәкбез әле", диде Яшар Өзҗан мәчет белән таныштырганда.

Мәчеттәге каллиграфия үрнәкләре
Мәчеттәге каллиграфия үрнәкләре

Каллиграфия язуларын махсус Төркиядән килгән хаттат язган. Гарәпчә "әлиф" һәм "вав" хәрефләре мәчет тышында да, мәчет эчендә дә кулланылган.

Мәчет эчендәге алгы диварга беркетелгән "Аллаһ" һәм "Мөхәммәт" исемле кулдан эшләнгән бакыр язулар Караденизнең туган ягы Трабзон шәһәрендә эшләтеп алып киленгән. Шулай ук мәчеттәге келәм, люстра, лампалар да Төркиядән китерелгән.

Мәчетнең имамы Айбер Токтосапиев сүзләренчә, мәчет олы юл буенда урнашканга күрә, намаз укырга күбрәк сәфәрчеләр керә икән.

Айбер Токтосапиев
Айбер Токтосапиев

"Кем моннан Казанга бара яисә Арча якларына кайта — ешрак шулар туктала. Калинино авылыннан килүчеләр дә була. Хатын-кызлар да килеп җыештырырга булыша.

Мәчетебездә балалар өчен тәҗвид дәресләре уздырыла, Коръән укырга да өйрәтәбез. Алга таба татар теле курсларын да уздыру планлаштырыла. Мөхтәсибебез әйтсә, курсларны башлар идек, укытучыларыбыз бар", ди мәчетнең имамы сүзен кыска тотып.

Мәчетне Төркиянең Казандагы консулы Исмәт Эрикан да барып караган. Карадениз мондый мәчет салдырып Казанга бик зур бүләк калдырып китте, диде ул Азатлыкка.

Исмәт Эрикан
Исмәт Эрикан

"Гөкдениз Карадениз заманында Төркия җыелма такымында һәм Казанның "Рубин" такымында уйнаган танылган спортчыбыз. Казанда уйнаганда күп кенә кешенең күңелен яулап алырга өлгерде. Такымнан киткәндә Казанга бүләк калдырасы килгән һәм нәтиҗәдә менә шундый мәчет салдырырга уйлаган. Бу мәчетне күптән түгел үзем дә барып карадым. Тышкы архитектурасы да, эчке бизәлеше дә бик матур", диде Эрикан.

Консул сүзләренчә, Карадениз бу мәчетне төзеткәндә беркемнән дә ярдәм алмаган. Барлык чыгымнарын үзе күтәргән.

"Мәчет тирәсендә әлегә тәмамланмаган кайбер эшләр бар. Бу эшләрнең тиз арада эшләнеп бетәчәгенә өмет итәбез. Мәчетнең рәсми ачылышы да бу эшләрдән соң булыр дип уйлыйбыз. Мәчет хәзер гыйбадәткә ачык. Теләгән һәркем бу мәчетккә барып намазын укый ала", диде Исмәт Эрикан.

Карадениз мәчетенең эчке күренеше
Карадениз мәчетенең эчке күренеше

Эрикан мәчеттә Төркия белән бәйле татар галимнәренең исемнәре язылуны һәм манараларның да төрек һәм татар стилендә төзелүен, Караденизнең Татарстанга күңеле белән бәйле булуыннан дип аңлатты.

"Мин боларны Татарстан белән Төркияне бер-берсенә тоташтырып торган элементлар итеп күрдем. Иң элек моны мәчетнең манараларыннан күреп була. Гөкдениз бу яклардан китсә дә, аның күңеленең бер өлеше әле дә Татарстанда булуын сизәм. Пандемиягә кадәр Казанга килгәч очрашкан идек һәм бу очрашуда ул бу хакта үзе дә әйткән иде.

Казанның минем генә түгел, гаиләмнең йөрәгендә дә аерым бер урыны бар дигән иде. Улым һәрдаим Казанга кайтасы килә дип әйтә дигән иде.

Көннәрнең берендә үзенең дә Казанга футболчы буларак түгел, ә тренер буларак кайтырга теләвен дә сөйләде. Мин дә аның бу сүзләренә сөендем.

Мәчет диварындагы каллиграфик язулар
Мәчет диварындагы каллиграфик язулар

Мәчетнең рәсми ачылышына Гөкдениз дә киләчәк. Бу ачылыш, пандемия килеп чыкмаган булса, иртәрәк оештырылган булыр иде. Мәчет тирәсендәге төзекләндерү эшләре тәмамлангач, гыйбадәт йортының рәсми ачылышы уздырылыр дип өмет итәм", диде Төркиянең Казандагы консулы.

Казанның "Рубин" такымының элеккеге уенчысы Гөкдениз Карадениз бу мәчетне 2016 елда төзетә башлаган иде. Ул чакта төзелеш 60 миллион сумга төшәчәк, яртысын Карадениз үзе, калганын төрек иганәчеләре бирәчәк диелде.

"Рубин" - "Олимпиакос" уены, 12 февраль 2012. Алгы планда Гөкдениз Карадениз
"Рубин" - "Олимпиакос" уены, 12 февраль 2012. Алгы планда Гөкдениз Карадениз

Гөкдениз Карадениз "Рубин"да 2008-2018 елларда уйнады. Өч тапкыр Русиянең иң яхшы футболчылары исемлегендә өченче урынга чыкты. 2009 елда Ноу Кампта "Барселона" капкасына хәлиткеч туп кертеп, "Рубин"ның җиңүенә китерүе белән тарихка кереп калды. 2018 елның 3 маенда спорт карьерасын тәмамлавын белдерде.

XS
SM
MD
LG