Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисад өлкәсендә Нобель бүләге аукционнар теориясе өчен бирелде


Фән дөньясында Нобель атнасы бара. Атна дәвамында фәннең төрле өлкәләрендә югары дәрәҗәгә ирешкән, кеше тормышына тәэсир иткән ачышлар ясаган галимнәр, шулай ук язучылар, рәсмиләр атала.

12 октябрь көнне бу елның соңгы Нобель бүләге ияләре билгеле булды. Икътисад өлкәсендә Нобель бүләге быел АКШ икътисадчылары Пол Милгром белән Роберт Уилсонга тапшырыла. Бүләк аларга "аукционнар теориясен камилләштерү һәм аукционның яңа форматларын уйлап табу өчен" бирелә.

Нобель комитеты белдергәнчә, галимнәрнең фәнни эшләре "дөнья буйлап сатучылар, сатып алучылар һәм салым түләүчеләргә файда китергән". Үз фәнни хезмәтләрендә Уилсон белән Милгром аукционнарның ничек эшләвен, сатуда катнашучыларның ни өчен болай яки тегеләй эш итүләрен аңлаткан, үз теоретик белемнәрен аукционның тулысынча яңа форматларын уйлап табу өчен кулланган.

Пол Роберт Милгром 1948 елда Детройт шәһәрендә туа. Мичиган университетында укый, Стэнфорд университетында диссертация яклый. Төрле университетларда икътисад укыта, берничә хәзмәт авторы. Америка сәнгать һәм фәннәр академиясе, АКШ милли фәннәр академиясе әгъзасы.

Роберт Уилсон 1937 елда Дженива шәһәрендә туа. Һарвард университетында укый, фәнни эш яклый. 1964 елдан Стэнфорд университетында укыта. Эконометрик җәмгыять президенты, АКШ милли фәннәр академиясе әгъзасы.

Узган елны икътисад премиясе АКШ икътисадчылары Абхиҗит Банерҗи белән Майкл Роберт Кремер һәм Франция икътисадчысы Эстер Дюфлога бирелде. Бүләк галимнәргә "ярлылыкка каршы көрәштә эксперименталь алымнар" өчен бирелде.

Тынычлык: Дөнья азык-төлек програмы

Җомга көнне Нобель комитеты Тынычлык премиясен Дөнья азык-төлек програмына тапшыруын игълан итте. Комитет белдерүендә әйтелгәнчә, премия оешмага аның ачлыкка каршы көрәшү тырышлыгы, низаглы төбәкләрдә солых урнаштыру өчен шартларны яхшыртуы, сугыш һәм низагларда ачлыкны корал итеп куллануны булдырмавы өчен бирелә.

2019 елда оешма 88 илдә 100 миллионга якын кешегә ярдәм иткән, диелә комитет белдерүендә.

Дөнья азык-төлек програмы – дөньяда иң зур һуманитар оешмаларның берсе. Ул 1963 елда Берләшкән милләтләр оешмасының азык-төлек белән ярдәм итү оешмасы буларак барлыкка килде. Оешманың максаты - ихтыяҗ булган илләрдә ачлык һәм фәкыйрьлеккә каршы көрәшү. Көн саен оешма төрле илләргә якынча 4 млн тонна азык-төлек китерә.

Узган ел Нобель тынычлык бүләге Эфиопия премьер-министры Абий Әхмәт Алига бирелде. Премия аңа "тынычлык һәм халыкара хезмәттәшлеккә ирешүдә тырышлыклар, аерым алганда, күрше Эритрея белән чик буе низагын тәмамлауда хәлиткеч башлангычы өчен" бирелде.

Әдәбият: үзенчәлекле шигъри тавыш өчен

Пәнҗешәмбе көнне әдәбият өлкәсендә Нобель бүләге иясе билгеле булды. Быел премиягә АКШ шагыйрәсе Луиза Глюк лаек дип табылды. Премия аңа "индивидуаль яшәешне универсаль итә торган үзенчәлекле шигъри тавышы өчен" бирелә диелә Нобель комитеты белдерүендә.

Луиза Глюк 1943 елда Нью-Йоркта туган, гаиләсе чыгышы белән Австро-Маҗарстаннан. Төрле университет һәм көллиятләрдә инглиз телен укыткан. Хәзерге вакытта Массачусетс штатының Кембридж шәһәрендә яши. Дистәләрчә шигырьләр җыентыгы авторы.

Глюк Америка сәнгать һәм әдәбият академиясе әгъзасы, АКШ шагыйрьләре академиясе җитәкчесе булып тора. АКШның берничә әдәби бүләге иясе.

2019 елда әдәбияттан Нобель бүләге ике кешегә тапшырылды: Австрия язучысы Петер Һандке һәм Польша язучысы Ольга Токарчук. Бүләк ике кешегә бирелде, чөнки алдагы 2018 елда Нобель комитетындагы җәнҗал сәбәпле Әдәбият Нобель бүләге тапшырылмаган иде.

Химия: геномны төзәтү ысулын үстерү өчен

Быелгы химия Нобель бүләген француз галимәсе Эммануэль Шарпантье белән АКШ галимәсе Дженнифер Дудна ала. Бүләк аларга геномны төзәтү ысулын үстерү өчен бирелә.

Шарпантье белән Дудна CRISPR/Cas9 дип аталган "генетик кайчы" ачкан, бу ген инженериясендә иң зур ачышларның берсе, диелә Нобель комитеты белдерүендә. Бу ысулны кулланып галимнәр хайваннар, үсемлекләр һәм микроорганизмнар ДНКсын югары төгәллек белән төзәтә ала. Әлеге ысул яман шешне яңача дәвалау мөмкинлеген бирә һәм башка авыруларны булдырмауда хәлиткеч роль уйный ала.

Эммануэль Шарпантье 1968 елда Франциянең Жювизи-сюр-Орж шәһәрендә туа. Пьер һәм Мария Кюри университетында укый, 1995 елда фәнни дәрәҗә ала. АКШ, Австрия, Швеция илләрендә эшләп ала, 2013 елдан Германиядә эшли. Фәнни хезмәтләре микробиология һәм ген инженериясе өлкәсенә карый.

Дженнифер Дудна 1964 елда Вашингтонда туа. Һарвард медицина ​мәктәбендә биохимиядән фәнни диссертация яклый. 2002 елдан Калифорния университетында укыта. Фәнни эзләнүләре РНК (RNA) өйрәнүенә багышлана.

2019 елда химия өлкәсендә Нобель бүләге АКШ галиме Джон Гуденаф, АКШ һәм Британия галиме Стенли Уиттинһем һәм Япония галиме Акира Йошинога бирелде. Бүләк аларга "литий-ион батареяләрен булдыру өчен" бирелде.

Физика: кара упкыннарны өйрәнү өчен

2020 елда физикадан Нобель бүләген британ галиме Роджер Пенроуз һәм алман галиме Райнхард Генцель белән АКШ галимәсе Андреа Гезга бирелә. Быелгы бүләк кара упкыннарны өйрәнү өчен бирелә.

Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, Пенроуз бүләкне кара упкынарның барлыкка килү механизмнары бәйләнешен ачыклау өчен ала. Ул шулай ук кара упкыннарның барлыкка килүен Эйнштейнның нисбәтлелек теориясе белән бәйли алган диелә. Пенроуз Нобель бүләгенең акчалата өлешенең яртысын алачак.

Бүләкнең икенче яртысын галимнәр Генцель белән Гез үзара бүләчәк. Алар Нобель премиясенә безнең галактика үзәгендә зур кара упкынны ачулары өчен лаек дип табылды.

Роджер Пенроуз 1931 елда Британиянең Колчестер шәһәрендә туа. Балачакта гаиләсе башта АКШка, аннары Канадага күченә, сугыштан соң кире Англиягә кайта. Кембридж университетында белем ала, 1957 елда шунда ук фәнни дәрәҗәгә ирешә. Төрле елларда Британия һәм АКШның төрле университетларында эшли, укыта. Фәнни эзләнүләре математика, физика һәм астрономия өлкәләренә карый. Күпсанлы университетның мәртәбәле профессоры булып тора, төрле фәнни премияләр иясе.

Райнхард Генцель 1952 елда Германиянең Бад-Һомбург шәһәрендә туа. Фрайбург һәм Бонн университетларында укый. 1978 елда ике фәнни диссертация яклый. АКШта эшләп ала, шуннан соң Германиягә кайта. 2010 елдан Макс Планк институтын мөдире булып эшли.

Андреа Гез 1965 елда Нью-Йоркта туа. Массачусетс технологик
институтында белем ала, 1992 елда Калифорния технологик институтында диссертация яклый. Шунда ук эшләвен дәвам итә. Кара упкыннарны ул Генцель җитәкчелегендәге төркемдә өйрәнгән, күзәтүләрне Кек обсерваториясендә башкарган.

Узган елны физикадан Нобель бүләген өч галим алды. Канада һәм АКШ галиме Джим Пиблска премия "космология өлкәсендә теоретик тикшеренүләр" өчен бирелде. Бүләкнең икенче яртысын Швейцария галимнәре Мишель Майор белән Дидье Кело бүлеште, алар "Кояшка охшаш йолдыз әйләнәсендә экзопланета ачкан".

Физиология һәм медицина: С гепатиты вирусын ачу өчен

Дүшәмбе көнне, беренче булып, Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге ияләре игълан ителде. Быел әлеге премия британ галиме Майкл Һоутон һәм АКШ галимнәре Һарви Алтер белән Чарльз Райска тапшырыла. Бүләк аларга С гепатиты вирусын ачулары өчен бирелде.

"Тарихта беренче тапкыр С гепатиты вирусын дәвалап була. Медицина өлкәсендә премия ияләре ачышлары хроник гепатит сәбәпләрен барларга, кан анализын ясап, яңа даруларны булдыру мөмкинлеген бирә. Бу дарулар миллионнарча кешеләрнең гомерен саклый алды", диелә Нобель комитеты белдерүендә.

Майкл Һоутон ​1950 елда Британиядә туа, 17 яшендә микробиолог булырга карар кыла. Көнчыгыш Англия университетын тәмамлый, 1977 елда Лондон патша көллиятендә биохимия юнәлешендә диссертация яклый. С гепатиты ачучыларның берсе санала.

Һарви Алтер 1935​ елда Нью-Йоркта туа. Рочестер университетында белем ала, 1960 елда медицина өлкәсендә диссертация яклый. Яшь фәнни хезмәткәр булганда ул антиген ачучылар төркемендә була. B гепатиты вирусын өйрәнүдә катнаша. 1970 елларда С гепатиты ачучылар төркемендә катнаша. 2000 елда медицина тикшеренүләре өчен Ласкер-Дебейки премиясенә лаек була.

Чарльз Райс 1952​ елда АКШның Сакраменто ​шәһәрендә туа. Калифорния университетында укый, 1981​ елда Калифорния технологик институт​ында фәнни дәрәҗәгә ирешә. 2001 елдан Рокфеллер университет​ында укыта. Аның фәнни хезмәтләре С гепатиты​ һәм SINV вирусы өйрәнүгә багышлана.

Нобель атнасы физиология һәм медицина өлкәсендә бүләк иясен игълан итүдән башлана. Ул Альфред Нобель васыять иткән биш бүләкнең берсе. Физиология һәм медицина Нобель бүләге 1901 елдан бирле тапшырыла. Узган ел бу бүләккә АКШ галимнәре Уильям Кэлин, Грегг Семенза һәм британ галиме Питер Рэтклиффка лаек булды дип табылды. Бүләк аларга "күзәнәкләрнең кислородны сизүе һәм аңа яраклашуы" өлкәсендә тикшеренүләре өчен бирелгән иде.

* * *

Сишәмбе көнне Нобель комитеты физика, чәршәмбе көнне – химия, пәнҗешәмбе көнне – әдәбият өлкәсендә премия ияләрен игълан итәчәк. Җомга көнне Нобель тынычлык бүләге иясе аталачак. 12 октябрь икътисад өлкәсендә бүләк иясе игълан ителәчәк.

2020 елда Нобель бүләгенең акчалата күләме 10 миллион швед кронасы тәшкил итәчәк (1,1 млн доллар чамасы).

Гадәттә, премияләр Альфред Нобель вафат булган көнне, 10 декабрь Швеция һәм Норвегиядә тапшырыла. Тик быел коронавирус пандемиясе аркасында оештыручылар Стокһолм шәһәрендә тантана оештырмаска карар кылган. Аның урынына телевизион чара үтәчәк, анда төрле илләрдән галимнәр онлайн катнашачак дип көтелә.

Премияне тапшыру тантанасы 1944 елдан соң беренче тапкыр үтмәячәк. Ул елны премия Икенче дөнья сугышы аркасында тапшырылмаган.

Норвегиядә Нобель тынычлык бүләген тапшыру тантанасын исә үткәрергә җыеналар. Пандемия сәбәпле аңа әзрәк кешене чакырырга җыеналар.

XS
SM
MD
LG