Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләргә изоляция киңәш ителде


Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров элек кабул ителгән “югары әзерлек тәртибе” турындагы канунга үзгәрешләр кертте.

Башкортстанда 2 октябрьдән өлкәннәр өчен изоляция тәртибе кире кайта. Бу турыда республика башлыгы Радий Хәбировның элек кабул иткән “югары әзерлек тәртибе турында”гы боерыгына үзгәрешләрдә әйтелә.

Документка ярашлы, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә өйләрендә калырга киңәш ителә. Аларга бары кибеткә азык-төлек алырга, элемтә салоннарына, бакча-дачаларга, зиратларга барырга кирәк булганда гына чыгарга була диелә. Шулай ук пенисонерларга табиб билгеләве нигезендә гриппка каршы вакцинация ясату да киңәш ителә.

Башкортстанда яшәүчеләрнең барысына да изоляция тәртибен саклау дөресрәк булыр диелә фәрманда. Шулай ук Башкортстандагы чит ил кешеләре, ватандашлыгы булмаган кешеләргә дә изоляциядә тору киңәш ителә.

Эш бирүчеләргә хезмәткәрләренә грипптан вакцинация уздырырга, грипп таралуны булдырмас өчен чаралар күрүгә акчалар бүлеп бирергә киңәш ителә.

Коронавируслы авырулар өчен Стәрлетамакта тагын бер хастаханә төзеләчәге дә хәбәр ителде. Хөкүмәттә оператив киңәшмәдә Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров яңа хастаханә өчен шәһәрдә ике мәйданчык карап куелганын әйтте. Радий Хәбиров әлеге хастаханәнең чираттан тыш проект булачагын, һәм башка проектларны кичектереп тору хисабына тормышка ашырылачагын искәртте. Аңа кадәр Уфа янындагы Зубово бистәсендә 3,5 миллиард сумга төшереп covid-һоспиталь төзелгән иде, ул ике айда сафка бастырылды. Стәрлетамактагы хастаханәне 15 декабрьгә файдалануга тапшырырга кирәк диде Хәбиров. Зубоводагы хастаханә авыруларны сыйдырмавы турында узган шимбәдә Хәбировка табиблар әйткән иде.

XS
SM
MD
LG