Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда парламент сайлау нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылды


Бишкәктә протестчылар хөкүмәт бинасына керергә тели
Бишкәктә протестчылар хөкүмәт бинасына керергә тели

Кыргызстанда парламент сайлауларыннан соң башланган протестларда алты йөзгә якын кеше зыян күргән.

Кыргызстанның Үзәк сайлау комиссиясе протест чараларыннан соң парламент сайлаулары нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарды. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе сайтында хәбәр ителә.

Моңа кадәр Кыргызстан президенты Сооронбай Жээнбеков сайлау нәтиҗәләре белән канәгать булмаган фирка җитәкчеләре белән очрашырга әзермен дигән иде. Шулай ук ул парламент сайлаулары нәтиҗәләрен кире карап чыгарга, канун бозулар булса, аларны гамәлдән чыгарырга да була дип әйтте. Ул оппозиция фиркаләренә үз тарафдарларын тынычландырырга, халыкка провокацияләргә бирелмәскә чакырды. Жээнбеков куәт оешмаларына кан коюны булдырмаска дигән фәрман бирдем дип тә белдерде.

Сайлау нәтиҗәләрен танымаган фирка вәкилләре координация шурасы оештырган диелә. Аны "Бутун Кыргызстан" фиркасе лидеры Адахан Мадумаров җитәкли. Бишкәктәге дәүләт биналары әлегәчә протестчылар контролендә. Алар Кыргызстан башкаласына "халык мэры" сайлап куйган, элекке мэр вазифасыннан киткән дип белдерелә.

Берничә төбәкнең губернаторлары вазифаларыннан киткән диелә. Ул төбәкләрдә дә протест чаралары уза.

Кыргызстанда 4 октябрьдә узган парламент сайлауларында җиңелгән фиркаләр тарафдарлары урамнарга чыкты. Ике көн дәвам иткән протестларда бер кеше үлгән, 590 кеше яраланган дип хәбәр итә Кыргызстан сәламәтлек саклау министрлыгы. 13 кеше реанимациядә диелә.

ТАСС мәгълүматынча, 4 октябрьдә тавыш бирүдә 56 процент сайлаучылар катнашкан. Яңа парламенттагы 120 урынга 16 фирка дәгъва иткән. Беренчел мәгълүматка караганда, җиде процентлы киртәне бу фиркаләрнең дүртесе генә уза алган. Шуларның өчесе хакимият яклы фиркаләр диелә. “Биримдик” 46 депутат мандаты, “Мекеним Кыргызстан” (“Туган Кыргызстан”) 45 мандат, уртачыл карашларда торучы “Кыргызстан” фиркасе 16 мандат алган. Оппозициядә торучы “Бутун Кыргызстан” 13 мандатка ия булган. Сайлауның рәсми нәтиҗәләре 24 октябрьгә кадәр игълан ителер дип көтелә.

5 октябрьдә Бишкәктә җиңелгән фирка вәкилләре алты меңләп кеше катнашында протест чарасы уздырды. Бүген төнлә алар парламент бинасын яулап алды, илнең элеккеге президенты Алмазбәк Атамбаевны тикшерү изоляторыннан иреккә чыгарды дип хәбәр ителә. Шулай ук протестчылар таләбе белән колониядән илнең элеккеге премьер-министры Сапар Исаков, элеккеге депутатлар Равшан Жээнбеков һәм Садыр Жапаров иреккә чыгарылган диелә.

Җиңелгән фирка җитәкчеләре әле узган сайлауларны ил тарихында иң “пычрак” сайлаулар дип атады. Алар бөтен сайлау урыннарында да хәрәмләшү очракларының бик күп булуын әйтте. Аерым алганда, оппозиция күзәтүчеләре микроавтобусларга төяп сайлау участокларына бер үк кешеләрне йөрткәннәрен күреп алган.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) хисабына ярашлы, Кыргызстанда сайлаулар “нигездә яхшы узган, намзәтләр ирекле рәвештә агитация алып барган, ләкин тавышларны сатып алу турында ышанычлы чыганаклардан алынган мәгълүмат җитди проблем булып кала”.

Кыргызстан – президент һәм парламент тарафыннан идарә ителә торган республика, парламентында гадәттә оппозиция вәкилләре дә була, ә президент вәкаләтләре чикләнгән. Аннан алда президентлар Әскар Акаев һәм Корманбәк Бакиров та шулай ук киңкүләм протестлар вазифасыннан читләштерелгән иде. Тагын бер элеккеге президент – Алмазбәк Атамбаев президент мөддәте беткәч кулга алынды һәм коррупциядә гаепле дип табылып 11 елга төрмәгә утыртылды.

XS
SM
MD
LG