Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар мәгарифе һәм фәнен үстерүгә багышланган "Фәндемия" бәйгесе игълан ителде 


"Фәндемия" бәйгесенең логотибы
"Фәндемия" бәйгесенең логотибы

Телнең язмышына битараф булмаганнарга аны саклау һәм үстерүгә ярдәм итә торган проектлар уйлап табарга тәкъдим ителә.

Татар мәгарифе һәм фәнен үстерүгә багышланган "Фәндемия" бәйгесе игълан ителде. Аны “Белем.ру” татар мәгарифе порталы Татнетны үстерү фонды оештыра. Проект кысаларында татар теленең бетүе турында чаң сугарга һәм телнең бетүен булдырмас өчен заманча чаралар уйлап табарга тәкъдим ителә. Әлеге чараларны оештыручылар "вакцина" дип атый.

Татар телен саклап калуның бер шарты – үзара татарча гына сөйләшү дип яза проект авторлары.

“Фәндемия” кысаларында татар телендә мәкалә, фәнни хезмәт, аудиоязма, видеосюжет, презентация, проект, бәйге, чара һәм башка форматтагы эшләр конкурсы игълан ителә. Бу эшләр мәктәп, авыл, район яки республика күләмендә гамәлгә ашырылып каралырга тиеш, аның нәтиҗәләре нигезендә җиңүче билгеләнә диелә. Конкурска 2021 елның җәй башында йомгак ясалачак.

Татнетны үстерү фонды шулай ук әдәби марафоннар, "Белем җәүһәрләре" интернет бәйгесе оештыру белән шөгыльләнә.

XS
SM
MD
LG