Accessibility links

Федераль ширкәт Татарстан җирләрен күпләп сатып ала


“Август” ширкәте Татарстанда 45 мең гектар сөрү җире сатып алган, һәм киләчәктә мәйданнарын арттырырга җыена.

Русиядә пестицидлар базарының өчтән берен диярлек алып торган “Август” ширкәте Татарстанда сөрү җирләре сатып алырга керешкән. Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарында 45 мең гектар җир бу ширкәт милегенә күчкән, аларның бер өлеше сатып алынган, бер өлеше арендага бирелгән. Шул рәвешле ширкәт Татарстанда җирләрен ике тапкырга – якынча 100 мең һектарга кадәр арттырган дип яза Коммерсант.

Федераль ширкәт бу җирләрдә авыл хуҗалыгы культуралары – арыш, бодай, борчак, көнбагыш, рапс, шулай ук терлек ризыгы үстерәчәк диелә. Ширкәт бу җирләргә барлыгы 1,8 миллиард сум инвестиция кертергә җыена дип сөйләгән “Август”ның иярчен ширкәте җитәкчесе Айдар Гәләветдинов.

Аның сүзләренчә, “Август” алга таба авыл хуҗалыгы җирләрен сатып алуны дәвам итәргә җыена. Хәзер ул Татарстанда, Чуашстанда, Краснодар краенда, Казакъстанда 140 мең һектардан артык җир били, алга таба аның мәйданын 250-300 мең һектарга җиткерергә җыена. Гәләветдинов сүзләренчә, “Август” өчен Идел буе төбәгендә эшләү өстенлекле, чөнки монда эшчәнлек өчен уңай шартлар тудырылган, төбәк җитәкчелеге дә ярдәм итә.

Башта “Август” Татарстанга үсемлекләрне корткычлардан саклау химикатлары җитештерүче ширкәт буларак кына килгән. “Алабуга” аерым икътисад зонасында урнашып, корылма ачкан. 2018 елда Татарстанның Мөслим районында хуҗалыклар сатып алган, 2019 елда Минзәлә районында бер хуҗалыкка ия булган диелә.

Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләре 4,6 млн һектар, шуларның 3,3 миллионы диярлек – сөрү җирләре. Татарстан җирләре нигездә зур агрохолдинглар милеге булып тора. “Агросила” - 330 мең һектар, “Ак барс” ХК - 306 мең һектар, “Красный Восток” - 238,4 мең һектар җир били, аның бер өлеше Ульяновски һәм Тамбов өлкәләрендә урнашкан.

“Алор” ширкәтләр төркеме баш аналитигы Алексей Антонов фикеренчә, “Август” ширкәтен Татарстанда салым ташламалары җәлеп итә. “Алабуга” аерым икътисад зонасында эшләү аның резидентларына салымнарын якынча 47 процентка киметергә мөмкинлек бирә ди белгеч. Ширкәтнең берьюлы 45 мең һектар җир сатып алып, Татарстандагы җирләрен ике тапкыр арттыруын ул республикага “шактый агрессив” керү дип бәяли. Татарстанда һектарның уртача бәясе 12-16 мең дип санап, “Август” Татагролизинг ширкәтеннән сатып алган җир якынча 720 миллион сумга төшкән дип белдерә эксперт. “Август”ның Русиядә пестицидлар чыгаручы иң зур ширкәт булуын исәпкә алып, бу яхшы стратегия, алга таба ул бәяләргә һәм гомумән базарга йогынты ясарга мөмкинлек бирә ди Антонов.

XS
SM
MD
LG