Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илшат Әминов Илфат Абдрахманов турында: "Анысы безнең арада гына калсын"


Илшат Әминов Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озата

Илфат Абдрахманов белән хушлашу чарасын күпләр шәхесне мәсхәрәләү дип атады һәм аның "Яңа гасыр" телевидениесеннән гаделсез рәвештә эштән алынуын искә төшерә.

Татарстан телевидениесенең алтын тавышы дип бәяләнгән һәм республика телевидениесенең йөзе саналган, төрле рәсми чараларының алыштыргысыз алып баручысы Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озату күренешләре социаль челтәрләрдә ризасызлык дулкынына сәбәп булды. Танылган диктор, алып баручы булган Абдрахмановны дүрт ел элек сәбәпләрен аңлатмый гына эштән куган ТНВ җитәкчесе Илшат Әминовның аны озатканда башкаларга сүз бирүче буларак катнашуы да, Илфат Абдрахманов эштән куылганда аны якламаган хезмәттәшләренең чыгышлары да, мәетне зиратка алып бару өчен тиешле машина табылмавы да күпләрнең ачуын чыгарган.

Ризасызлык белдерүләр Абдрахманов яшәгән йорт янында аны соңгы юлга озатканда ук башланды.

Абдрахманов ике ел элек Азатлыкка ни сәбәпле икәнен үзем һаман да аңламыйм, миңа берни әйтмәделәр, документларны тоттырдылар да чыгырып җибәрделәр дип сөйләгән иде.

Сезнең белән килешү озайтылмый, кул куегыз диделәр дә вәссәлам

"Ни сәбәпле эштән алынуым, нәрсәм белән ошамаганымны һаман да аңламыйм. Миннән сорап тормадылар. Кадрлар бүлегенә чакырдылар, сезнең белән килешү озайтылмый, кул куегыз диделәр дә вәссәлам. Кем беләндер аңлашуны, дуслар-танышларымнан ярдәм сорауны түбәнчелек дип санадым. Чыктым да киттем, шуннан телевидение белән арам өзелде. Минем белән ямьсез хушлаштылар, кешегә дорфа караш булган коллективта үземнең дә эшлисем килмәде. Хәзер телевизор карамыйм. Яңалыкларны белер өчен интернет бар. Телевидениедәге хәбәрләргә ышанмыйм, аның эчке кухнясын, сәясәтен беләм бит”, дигән иде Абдрахманов. Аның китүе ТНВга менеджер итеп, әлеге вакытта Татарстанның Милли китапханә мөдире булып эшләгән Мәдинә Тимерҗанованың килүенә бәйле булды. Тимерҗанова үзе җеназада күренмәде.

Азатлык җеназадан соң ТНВ җитәкчесе Илшат Әминовтан да аның ни өчен эштән чыгарылуын сорады.

Илшат Әминов
Илшат Әминов

“Бу безнең арада гына калган эш, минем аның турында хәзер сөйләргә теләгем дә юк, кирәк тә түгел. Булды анда безнең хәлләр, анысы безнең арада гына калсын”, диде Әминов.

Социаль челтәрләрдә Илшат Әминевка ТНВ мөдире буларак та, Татарстанның журналистлар берлегенең рәисе буларак та сораулар, тәнкыйть күп яудырыла. Ни өчен Илфат Абдрахмановка ТНВда мөхәррир, киңәшче кебек штат берәмлеге табылмады дип сорыйлар. Соңгы ике елда Илфат Абдрахманов беркайда да эшләмәгән, эшсез тилмергән.

Илфат Абдрахмановның күршесе, шулай ук озак еллар телевидениедә диктор, алып баручы булып эшләгән Инсаф Абдулла әйтүенчә, Абдрахмановның тормыштан иртә китүенә бәлки эштән алынуы да сәбәп булгандыр.

Инсаф Абдулла
Инсаф Абдулла

"Ул эштән ничек китүе турына сөйләргә теләмәде. Әмма аның бөтен тормышы, яшәеше телевидение, иҗат белән бәйле иде. Шуңа күрә эштән алынганнан соң ул сеңеп калды, канатлары сынды. Аның бу дөньядан китүенә дә шул сәбәпче булгандыр. Ләкин аның беркайчан да зарланганын хәтерләмим", диде мәрхүмнең элекке хезмәттәше һәм күршесе.

Инсаф Абдулла Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озатуның ничек узуы турында язарга бик кирәкми, бары матур сүзләр генә булырга тиеш ди.

Илфат Абдрахманов белән 12 ел бер йортта яшәгән, кичләрен эт йөртергә чыккач аның белән еш аралашкан күршесе Илдус Габдрахманов телевидение җитәкчелеге үзенең элекке хезмәткәрен мәсхәрәләде дип саный.

Илдус Габдрахманов
Илдус Габдрахманов

"Ул бик яхшы кеше иде. Беркайчан зарланганы булмады. Эштән куылуына бик борчылгандыр, әмма беркайчан да ул турыда сөйләмәде, барысы да әйбәт, борчылмагыз, дип кенә әйтә иде. Аны соңгы юлга озатканда күршеләрнең бик нык сүз әйтәсе килде, әмма мәет алдында андый сүз әйтү килешми бит инде. Соңыннан гына җыелып сөйләшеп тордык барыбыз да, аны мыскыл итү булды бит бу дип. ТНВга андый нәрсә бер дә килешми. Ничек инде шундый яхшы кешене шул кадәр мәсхәрәләп була? Бу гамәлләре үзләренә кире әйләнеп кайтачак, әлбәттә. Бер яктан мактау сүзләре әйттеләр һәм шул ук вакытта аны соңгы юлга пычрак йөк машинасы белән озаттылар. Аны озата баручы кешеләргә янында утырып барырга урын да юк иде бит. Яшәгән вакытта кешенең кадерен белергә кирәк диләр, әмма үлгәч тә болай мәсхәрәләргә ярамый кешене. Күршеләр исеменнән сүз әйтәсе килде, алар бик үпкәләгән иде, әмма әйтмәгәнемә бик үкенәм хәзер", диде Илдус Габдрахманов Азатлыкка.

Илфат Абдрахмановның бертуган апасы Фирая ханым Азатлыкка әйтүенчә, туганы нәкъ ТНВдан эштән җибәрелгәннән соң каты кайгырган, чире кузгалган.

Элекке җитәкчесе дә шалтыратты, әмма бернинди ярдәм дә тәкъдим итмәде

"Борчылуданмы, әллә җыелып килгәнме, әмма ул авырып китте. Инвалидлык бирделәр. Астмасы көчәйде. Соңгы көннәрдә дә берничә көн хастаханәдә систем астында ятты, бер кеше килмәде. Вафаты билгеле булгач элекке хезмәткәрләре арасыннан шалтыратучылар булды, элекке җитәкчесе дә шалтыратты, әмма бернинди ярдәм дә тәкъдим ителмәде. Моңа бик исем китте. Хушлашу вакытында матур сүзләр әйттеләр әйтүен. Җирләү турында бернинди тәкъдимнәр булмады, беркем шалтыратмады. Мин өметләнеп көткән идем, әлбәттә. Яшел Үзәндә туып үскәнгә күрә, шунда җирләргә булдык", диде ул.

Фирая ханым әйтүенчә, алар барысын да үз акчасына оештырган.

"Машинаны да, башкасын да барысын да үзебез оештырып озаттык. Машинаны минем иремнең эшеннән бирделәр, башка әйберләргә акчаны балаларым түләде. Аны бай дип әйтәләр, язалар. Нинди байлыгы турында әйтәләрдер – белмим. Без үзебез тиешле дәрәҗәдә озаттык дип уйлыйбыз. Моргтан бер мулла юып озатып җибәрде, Яшел Үзәндә каршы алып мулла матур итеп укыды. Казандагы танылган шәхесләр җирләнә торган зират турында да әйтүче булмады", диде Фирая ханым.

Instagram-да ТНВның Илфат Абдрахмановны хөрмәтләп соңгы юлга озатмавына ризасызлык аеруча көчле. ТНВ башта үз Instagram-ында андрый ризасызлык язуларын сөртеп барган булса, соңрак комментар язу мөмкинлеген гомумән бетерде.


Әмма кешеләр әйтәсе килгәннәрен башка урыннарда, шул исәптән Азатлык Instagram-ында да яза.


Араларында Илшат Әминовны көчле кешеләрне сындыруда гаепләүчеләр дә бар.


Журналист Алсу Исмәгыйлева Татарстан журналистлар берлеге тарафыннан булган мөнәсәбәт турында да яза. Хәер әлеге берлекне дә шул ук Илшат Әминов җитәкли.


Алсу Исмәгыйлованы Ләйлә Дәүләтова белән Айгөл Бариева да хуплый.

Комментарларда Илфат Абдрахмановның элекке хезмәттәшләрен дә авыр чакта аны яклап чыкмауда гаеплиләр.

Татарстанның атказанган артистының зиратка себерке, көрәк һәм чиләк арасында озатылуы һәм "элитага" хезмәт иткәнлеге турында ТНВның икенче бер журналисты Михаил Любимов та язган иде, әмма ул әлеге постын, күрәсең җитәкчелек басымы нәтиҗәсендәдер, соңрак сөртеп ташлады.

Бу хәлне республика президенты һәм мәдәният министрлыгы өчен оят дип атаучылар да бар.

фикерләр (14)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG