Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ульян татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Равил Шәфигуллин вафат


Равил Шәфигуллин
Равил Шәфигуллин

Мәләкәс шәһәрендә яшәп иҗат иткән шагыйрь, прозаик, публицист Равил Шәфигуллин 78 яшендә дөньядан китте.

Ульян өлкәсендә танылган шагыйрь һәм язучы Равил Шәфигуллин вафат булган. Бу турыда Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт хәбәр иткән. Шагыйрьгә 78 яшь булган.

Мәрхүмне иртәгә, 8 октябрьдә туган авылы Парауда җирләячәкләр.

Равил Хасият улы Шәфигуллин - Ульян өлкәсе татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь, прозаик, публицист. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Мәләкәс (Димитровград) шәһәре татар милли-мәдәни мохтариятенең президиумы әгъзасы, Ульян өлкәсенең “Өмет” татар газеты хәбәрчесе, өлкәнең Сәхәб Урайский һәм Габделҗәббар Кандалый исемендәге әдәби бүләкләре иясе, шигырьләр һәм хикәяләрдән торган дүрт җыентык авторы.

Равил Шәфигуллин 2016 елның җәендә Татарстан язучылар берлегенең чираттагы корылтаенда катнашкан иде. Азатлык белән әңгәмәсендә ул “Казан берлеге төбәкләрдәге иҗатчыларга, яшьләргә игътибар күрсәтми, Татарстан язучылар берлеге түрәләр утыра торган конторга охшап калды” дип сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG