Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда яңа covid-һоспиталь ачыла


Ул 300 ятакка исәпләнгән.

Чаллыда яңа ковид-һоспиталь ачылды. Ул 5нче хастаханәдә эшләячәк. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдерде.

"Кискен респиратор вирус чирләре артуын күрәбез. Күрше төбәкләрдә COVID-19 белән авручылар саны артуын күзәтәбез. Без моңа әзерләнә башладык. Бүгенннән ачылачак Чаллының 5нче хастаханәсендә 300 ятак булачак. Бу авыручылар саны арткан очракта тулы көчкә дәвалау мөмкинлеге булсын өчен эшләнә. Аннан бөтен башка авырулар чыгарылды һәм күчерелде. Шәһәр халкы медицина ярдәме алуда зыян күрмәячәк", диде министр урынбасары.

Бу атнада Татарстанда тугыз мәктәпнең тугыз сыйныфында белем бирү туктатылган. Татарстанда кискен респиратор вирус чирләре арта ди Роспотребнадзор. "Бу атнада 21 203 очрак теркәлде. Узган атнада 19 291 очрак иде. Күбесе олы кешеләр, 183 кеше хастаханәдә дәвалана", ди Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның тагын 28 очрагы теркәлгән. Шулай итеп озак вакыттан соң республикада COVID-19 йоктыручылар саны үсеше 0,4 процентка җиткән. Моңа кадәр ике ай дәвамында бу күрсәткеч 0,3 процент тәшкил итте. Бу Татарстанда яңа чикләүләр кертүгә сәбәп түгел дип белдерде Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы.

Узган атнада Казанда ике covid-һоспиталь кабат ачылган иде.

XS
SM
MD
LG