Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Башкортстанда көзге каникуллар бер атнага озайтыла


Балалар 19 октябрьдә ялга китәчәк.

Башкортстанда көзге каникулларга тагын бер атна өстәләчәк. Балалар ялга иртәрәк китә. Бу турыда Башкортстан республикасы хөкүмәтендә үз чыганакларына таянып ufa.aif.ru хәбәр итә.

Башкортстанда көзге каникуллар 26 октябрьдә башланып 10 көн – 5 ноябрьгә кадәр барырга тиеш иде. Ялларны бер атна алдан – 19 октябрьдә башларга дигән карар кабул ителгән. Шулай итеп, каникуллар 17 көн дәвам итәчәк.

Каникулларны озайту укытучыларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәк, чөнки алар COVID-19 эләктерү куркынычы булган төркемгә керә диелә. Укытучылар эпидемиянең иң көчле вакытын уздырып җибәрсен өчен шулай эшләнә дип аңлатканнар хөкүмәттә.

7 октябрьдә Башкортстаннның 112 мәктәбе коронавирус сәбәпле карантинга ябылды дип хәбәр ителде. Барлыгы 203 сыйныф дистанцион укуга күчерелгән.

XS
SM
MD
LG