Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Украина президентына вазифасын башкарганда урысча сөйләшүне тыйды


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Украина президентының дәүләт телендә сөйләшүен таләп итеп Украина ватандашы шикаять биргән.

Украина Югары мәхкәмәсе президент Владимир Зеленскийны дәүләт телендә сөйләшергә мәҗбүр итүче карар чыгарды. Карарга ярашлы, Зеленский президент вазифаларын башкарган вакытта украин телендә сөйләшергә тиеш, аңа урыс телен куллану тыела. Бу карар турында мәхкәмәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Украина ватандашы Зеленскийның 2019 елның 23 маенда iForum-2019 чарасында урысча сөйләшүен канунсыз дип табуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән булган. Ул шулай ук президентны дәүләт җитәкчесе вазифасын үтәгән вакытта, ил эчендә урыс телен кулланмаска мәҗбүр итүне дә сораган. Ләкин Югары мәхкәмәнең бер өлеше булган кассация мәхкәмәсе шикаятьтәге таләпләрне тулы күләмдә канәгатьләндермәде. Шикаятьче бу карарны апелляциягә бирде.

“Апелляция шикаятен караганнан соң, Югары мәхкәмәнең Зур пулаты Украина президенты, вазифасын башкарган вакытта, дәүләт телендә аралашырга тиеш булуын билгеләде ” диелә мәхкәмәнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

2019 елның маенда Украинаның элеккеге президенты Петр Порошенко “Украин теленең дәүләт теле буларак эшләве турында” канунны имзалады. Канунга ярашлы, украин теле илдә бердәнбер дәүләт теле булып тора. Украин телен бөтен дәүләт хезмәткәрләре, хөкемдарлар, мәгариф һәм медицина оешмалары хезмәткәрләре белергә тиеш. Дәүләт оешмалары утырышлары украин телендә, һичьюгы, украин теленә синхрон тәрҗемә белән уздырылырга тиеш.

Канунга каршы төшүчеләргә җавап итеп, Владимир Зеленский президент буларак украин телен яклаячагын белдергән иде. Зеленскийның туган теле урыс теле, әмма ул украин телен дә белә.

XS
SM
MD
LG