Татарстанда тагын ике кешенең коронавирустан үлүе хәбәр ителде.
Чаллыда 1946 елгы хатын-кыз үлгән диелә. Ул коронавирус китереп чыгарган ике яклы пневмониядән үлгән. Әлмәттә 1945 елгы ир шулай ук ике як үпкәсе шешеп Әлмәт үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Йөрәк һәм кан тамырларында хроник авырулар булган диелә.
Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматына карый, республикада бу чирдән барлыгы 85 кеше үлгән. 9 октябрьгә республикада барлыгы 7480 кешедә вирус расланган, узган тәүлектә – 32 очрак. 6360 кеше чирдән терелгән, узган тәүлектә 19 кешенең савыкканы әйтелә.
Соңгы атналарда Русиядә һәм дөнья илләрендә коронавирус йоктыру очракларының кискен артуы күзәтелә. Бүген Русиядә эпидемия чорында иң югары тәүлеклек сан теркәлде. Дөньяда да шундый ук рекордлы күрсәткеч булды.