Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан утны туктату турында килеште


Мәскәүдә узган сөйләшүдә катнашучылар

Килешү 10 октябрьдә сәгать 12.00дән гамәлгә керә.

Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан Мәскәүдә узган сөйләшүдән соң 10 октябрьдә сәгать 12.00дән утны туктату турында килеште. Бу карарга корбаннар һәм әсирләр белән алмашу максатыннан килгәннәр.

Азәрбайҗан, Әрмәнстан һәм Русия тышкы эшләр министрының Таулы Карабахка бәйле сөйләшүләре җомга көнне ун сәгать дәвам итте һәм Казан вакыты белән төнге икедә тәмамланды. Бу соңгы 20 елда иң озакка сузылган сөйләшү булды.

Документка күрә, Әрмәнстан белән Азәрбайҗан шулай ук Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасының Мински төркеме рәистәшләре арадашлыгында Таулы Карабахта солых урнаштыру максатыннан сөйләшүләр башларга килеште.

Карабахта Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан арасында кораллы каршылык 27 сентябрьдә яңадан кабынып китте. Азәрбайҗан гаскәре Карабах җирләренә һөҗүмен башлады, ул моны Әрмәнстан һөҗүменә җавап дип белдерде.

Азәрбайҗан белән Әрмәнстанның Таулы Карабах өчен тартышуы 1980нче елларда кискенләште. Совет чорында Азәрбайҗан составында булган Карабах республикасы Әрмәнстанга кушылырга теләде, Баку каршы чыкты. 1992–1994 елларда ике ил арасында Карабах өчен сугыш булды. Нәтиҗәдә Азәрбайҗан Карабах һәм аның янындагы өлкәләрне югалтты, азәрбайҗан халкының күпчелек өлеше төбәкне ташлап китте, башка милләт вәкилләре дә бу җирләрдән күченеп китәргә мәҗбүр булды.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG