Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актанышта татар телендә беренче TEDx чарасы узды


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Иң яхшы чыгышлар 27 миллион тамашачысы булган TEDxTalks каналында урнаштырылачак. 

8 октябрь көнне Татарстанның Актаныш авылында TEDx чарасы узды. Аны Сәләтле балалар өчен Актаныш гимназиясе оештырды. Бу – татар телендә үткән беренче рәсми TED чарасы булып тора, оешытыручылар аны үткәрү өчен махсус лицензия алган, чара TED хәрәкәтенең барлык таләпләренә туры килде.

Конференция "Билгесезлектә яшәү" темасына багышланды, барлыгы 11 чыгыш тәкъдим ителде. Чыгышларның күбесен гимназия укучылары ясады, шулай ук укытучылар һәм чакырылган кунаклар да чыгышларын тәкъдим итте.

Чыгышларның күпчелеге татар телендә булды, укучылар берничә чыгышны инглиз телендә дә тәкъдим итте. Чарага Актанышның төрле мәктәпләреннән укучылар чакырылды.

Оештыручылар сүзләренчә, TEDx лекториен үткәрү өчен лицензия алу катлаулы түгел, ләкин моның өчен таләпләргә туры килү кирәк. Иң яхшы чыгышлар 27 миллион тамашачысы булган TEDxTalks каналында урнаштырылачак.

Алга таба Актаныш гимназиясе мондый чараларны даими үткәрергә планлаштыра.

TED (technology, entertainment, design – технологияләр, күңел ачу, дизайн) – АКШның хосусый табышсыз фонды, ул үзенең еллык конференцияләре белән билгеле. Чаралар 1984 елдан бирле үткәрелә, сайланган чыгышлар интернетка урнаштырылып, миллионнарча караулар җыя.

Чара максаты булып уникаль фикерләрне тарату тора (ideas worth spreading – таралырга лаек булган идеяләр). Лекция темалары төрле: фән, сәнгать, мәдәният, дизайн, глобаль проблемнар, технологияләр, күңел ачу һәм башкалар. Чыгыш ясаучылар арасында АКШның 42нче президенты Билл Клинтон, Нобель бүләге ияләре Джеймс Уотсон, Мюррей Гелл-Манн, Microsoft башлыгы Билл Гейтс, Википедия башлыгы Джимми Уэйлс булган.

TEDx чараларын исә һәвәскәрләр үзләре үткәрә ала. Моның өчен махсус лицензия алу кирәк. TEDx-та яңгыраган иң кызыклы чыгышлар Youtube каналга урнаштырыла.

XS
SM
MD
LG