Accessibility links

Кайнар хәбәр

Заманча трендлар һәм уеннар: Актаныш укучылары татарча проектларын тәкъдим итте


Актанышның сәләтле балалар өчен татар гимназиясе, архив фотосы
Актанышның сәләтле балалар өчен татар гимназиясе, архив фотосы

Актанышның сәләтле балалар өчен татар гимназиясендә фән һәм проектлар фестивале узды. Пандемия аркасында ул онлайнга күчте. Азатлык татар теле өчен җан аткан мәктәп укучылары белән аларның проектлары турында сөйләште.

5-7 май көннәрендә Актанышның сәләтле балалар өчен татар гимназиясендә Һарун Таҗиев исемендәге Фән һәм сәнгать фестивале үтте. Ул укучыларның фәнни эзләнүләре һәм проектлар ясау өлкәсендә йомгаклау чарасы булып тора. 3 көн дәвамында укучылар интернетта үз проектларын яклады, чит илләрдә укый торган студентлар белән аралашты, дебатларда катнашты һәм Шекспирны татарча тыңлады.

Чара оештыручыларының берсе, гимназия укытучысы Айдар Шәйхин сүзләренчә, аның идеясе "Гыйлем-фест"ка тоташа, ул татарча фән, татарча проектлар өлкәсендә шәп тәҗрибә иде, ди ул.

"Без Казанда һәм, гомумән, дөньядә күргән, белгән кызыклы тәҗрибәләрне, форматларны Актанышта да кулланырга тырышабыз. Гомумән, нәтиҗәле форматлар бар икән, без аны мәктәбебездә тормышка ашырырга тырышабыз. Укучыларыбыз ел дәвамында ясаган, әзерләгән проектларга ниндидер матур йомгак ясарга булдык, җитәкчелекнең дә мондый тәкъдиме бар иде", ди ул.

Фән фестивале башта республика күләмендә апрель аенда узарга тиеш иде, ләкин коронавирус пандемиясе сәбәпле аны үткәрү мөмкин булмаган. Шуңа оештыручылар фестивальне онлайн форматта ясарга булды. Барлык катнашучылар Zoom програмы аша тоташты, трансляция исә Youtube-та алып барылды, шул рәвешле аны теләгән кеше карый алды.

Проектлар арасында фәнгә кагылышлы, тел үстерүгә караган кызыклы эшләр бар. Татар теле торышына, киләчәгенә караган проектлар да бар. Азатлык аларның берничәсен тыңлап, мәктәп укучыларыннан проектлары, аны тормышка ашыруы һәм татар теле киләчәге турында ни уйлауларын сорашты.

"Татар телен заманча трендлар белән бергә үстерергә кирәк"

Раил Ибраһимовка 17 яшь, ул 10нчы сыйныфта укый. Ул үзе бию белән дә, рәсем ясау белән дә шөгыльләнә, соңгы айларда детектив жанрында китаплар укый һәм фото ясау җиһазын кулланырга өйрәнә.

Раил belem.tbsh дип аталган татарча-урысча фәнни блог ясый башлады. Анда гыйлем, белем алуга караган кызыклы язмалар урнаштырыла. Проекты турында Раил Азатлыкка үзе сөйләде:

Раил Ибраһимов
Раил Ибраһимов

"Безнең проект – ул Instagram челтәрендә аккаунт һәм Google-сайт. Без үзебезнең блогта урысча-татарча фәнни мәкаләләр язабыз. Берьюлы өч өлкәне алдык: мәгариф, дизайн һәм медиа. Безнең проект мәктәп укучыларына юнәлгән, без анда олимпиадалар, имтиханга әзерләнер өчен материаллар куябыз.

Әлегә эшнең башы гына дип әйтсәк була, хәзерге вакытта безнең төркемдә 3 кеше эшли, озакламый күбәергә дә телибез. Аудиторияне киңәйтер өчен Instagramда реклама да сатып алырга кирәк, аны да уйлыйбыз. Кыскасы, проектны үстерүдә әле күп фикерләр бар.

Проектны нигә ясарга булдык? Без үзебезгә шундый максат куйдык: татар телен үстерергә кирәк, бу эшкә үзебездән дә өлеш кертергә кирәк. Мин үз милләтемне нык яратканга күрә проектымны татар теле белән бәйләргә булдым.

Татар телен үстерергә теләүче кешеләр әле шактый күп

Әлбәттә, татар теленең юкка чыгуын теләмәсәк, безгә аны заманча трендлар белән бергә үстерергә кирәк. Татар телен үстерергә, кулланырга һәм саклап калырга теләүче кешеләр әле шактый күп, шуңа күрә, минемчә, телебез әле яшәчәк.

Үзем нинди университетка керәчәгемне әлегә хәл итмәдем, бу сорау бик күп дусларымны хәзер борчый. Бәлки архитектура юнәлешенә укырга керермен".

"Татар теле йә үзгәреп баручы дөнья белән бергә атлый, йә ата-бабалар теле булып кала"

Нəфисə Вəлиевага 15 яшь, ул 9нчы сыйныфта укый. Үзе теллəр, лингвистика һəм программалар язу белəн кызыксына. Шуңа ул татарча лингвистикага багышланган Telgyleme проектын башлап җибәргән. Проекты турында безгә шуларны сөйләде:

Нәфисә Вәлиева
Нәфисә Вәлиева

"Telgyleme – Инстаграмда лингвистика турында татарча фəнни-популяр блог. Аудитория – татар теле белəн, үз сөйлəмнəре белəн кызыксынучылар, лингвистика белəн танышырга телəүчелəр. Блогта күпчелек сүзлəрнең килеп чыгышы турында сөйлим, шул ук вакытта лингвистика турында да язам.

Проектны əле башлап кына җибәрдем, əмма мин аны алга таба да дəвам итəргә җыенам. Халыкка тарату өчен бу проект турында хəзерге татар яшьлəре, элитасы дип əйтик, белеп башкаларга да сөйлəсə иде.

Бу проектка ничек кереп киттем? Мине инде күптəннән татар теленең, миллəтенең язмышы борчый. Лингвистика белəн бик кызыксынганга күрə, аны татар телендə аңлатасы килде. Татар теле – шундый камил, моңлы, матур тел. Бу телдə матур һəм кызык контент ясыйсым килде. Шулай ук олимпиадаларда катнашканга күрə, шуны әйтә алам: урыс теленнəн олимпиада биремнəре бик кызык, ə татар теленнəн күпчелек биремнəр, кызганыч, жəлеп итмилəр. Минем бу хәлне үзгəртəсе килә.

Татар телендə контент булдыру минем өчен бик мөһим, моңа мин "Мин татарча сөйлəшəм" акциясе катнашучысы булгач, тагын да күбрəк төшендем. Аларның сөрəне – "Мин татарча сөйлəшəм, мин татарча яшим", бу сүзләр һəр постны язган вакытта колагымда яңгырый, мотивация бирə. Татарларның, телебезнең килəчəге турында "Ике йөз елдан соң инкыйраз" əсəреннəн соң аеруча күп уйлана башладым.

Татар теленең үсеше өчен минем дə бик күп эшлисем килə

Минемчə, хəзер дə татарлар ике юл чатында: татар теле йә хəзерге үзгəреп баручы дөнья белəн бергә атлаячак, йә инде ата-бабалар теле булып кала ала. Шунысы мөһим, икесе дə алтын урталыкка килергə тиеш, глобализация белəн миллилекне берлəштереп, алга барырга кирәк дип саныйм. Əлбəттə, татар теленең үсеше өчен минем дə бик күп эшлисем килə, бу проект – шул тырышлыкның берсе.

Болай, үзем татар теле турында төрле кешеләргә сөйлим: Эстониядə һəм Мəскəүдə узган теллəр фестивальләрендə татар теле турында сөйлəдем. Алдагы планнардан – татар телендə фəнни терминнар глоссарие эшлəргə, бу шулай ук гимназиябез проекты, һəм татар теленең корпуслары (язма һəм Фəннəр Академиясе тарафыннан ясалганы) белəн эш итү.

Татарча яхшы контент ясыйсым килə

Тормышымны бик лингвистика белəн бəйлисем килми, татар теленə бәйле бары тик филология факультеты бар, лингвистика юк шул. Шуңа төгәл кая керәчәгемне әле белмим. Киләчәктә программалар язу, IT өлкəсендə хезмəт куеп, татарча яхшы контент ясыйсым килə".

"Татар телен үстерү өчен күбрәк контент ясарга кирәк"

Әмир Хәйбиевка 16 яшь, ул 10нчы сыйныфта укый. Буш вакытын китап укып яки компьютерда үткәрә. Әмир татар телендә видеоуен ясый. Азатлыкка ул шул турыда сөйләде:

Әмир Хәйбиев
Әмир Хәйбиев

"Уенның исеме исеме "Alone" – "Ялгыз". Уен 2D платформер жанрында ясалган. Уенның максаты – финишка кадәр барып җитү. Әлегә проект әле эшләнә, әле күп нәрсә өстәргә кирәк. Моның белән алга таба да шөгыльләнергә җыенам.

Мондый проектны без нигә ясарга булдык? Татар телендә уеннар юк дәрәҗәсендә. Булган азсанлы уеннар кечкенә яшьтәге балалар өчен генә, шул ук вакытта яшүсмерләргә, яшьләргә татар телендә уеннар бөтенләй юк. Шуңа татарча уен уйнау мөмкинлеген булдырырга булдык.

Татар телен үстерү өчен мөмкин кадәр күбрәк контент ясарга кирәк. Татар теленең киләчәге үзебездән тора дип саныйм. Үзем дә тел киләчәгенә өлешемне кертергә телим, алга таба да татарча төрле кызыклы уеннар ясау теләгем бар.

Уеннан күренеш
Уеннан күренеш

Университетка килгәндә, Иннополис яки Казан университетының ИТИС бүлегенә керергә телим, программист булырга телим".

Һарун Таҗиев (Гарун Тазиев, Haroun Tazieff) – Бельгия һәм Франция геологы, вулканологы, Икенче дөнья сугышы елларында Франция Каршылыгы сугышчысы, үз эзләнүләре белән вулканнарның табигатен киң халык даирәсенә ачкан мәшһүр галим.

Һарун Таҗиевның чыгышы татар морзалары нәселенә барып тоташа. Польшада туган егет Бельгиядә үсә, Франциядә эшли, хәтта министр урынбасары булырга өлгерә.

XS
SM
MD
LG