Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актаныш гимназиясе: онлайн укыту, TED Circles, проектлар форматы


Актаныш гимназиясе укучылары

Пандемия аркасында онлайн укытуга күчкән Актаныш гимназиясе бу көннәрдә эшчәнлеген тагы да арттырган. Проектлар форматына күчкәннәр. Дөньякүләм танылган TED хәрәкәтенә кушылганнар. Азатлык гимназиянең хәлләрен белеште.

Коронавирус зәхмәте укучылар, укытучылар тормышын тамырдан үзгәртте. Мәктәп ишекләре ябылган һәм инде сентябрьдә генә ачылыр сыман. Классик мәктәп эшчәнлеге тукталды. Ата-аналар арыса һәм укытучыларга яңа технологияләр үзләштерергә туры килсә дә, өйдән белем алу гадәти күренешкә әйләнеп бара. Классик мәктәп киләчәктә калырмы? Укытучылар заманнан калышмас өчен нишләргә тиеш? Быел БДИ бирәсе укучылар мәсьәләсе ничек хәл ителә? Шушы һәм башка сораулар турында Актанышның сәләтле балалар өчен татар гимназиясе мөдире Рузилә Гарипова белән сөйләштек.

— Рузилә ханым, пандемия аркасында барыбызның да, шул исәптән мәгариф тармагының да тормышы нык үзгәрде. Таякның авыр башы укучыларга төште. Укыту рәвеше үзгәрүенә күпләр әзер булмады. Бик тиз яңа технологияләрне өйрәнергә туры килә, интернет та гел яхшы сыйфатта түгел. Сезнең гимназия укытучылары яңа шартларга ничегрәк күнекте?

Рүзилә Гарипова
Рүзилә Гарипова

— Бу вазгыять барыбызга да тәэсир итте. Ниндидер көтелмәгән сынау, менә болай да эшләп карагыз әле дигәнрәк яңгырады. 19 мартта безнең каникул башланды. Шул каникулдан соңгы атнада без шушы дистанцион укуларга нинди платформалар кулланачагыбыз, укуларны ничек алып барачагыбыз дип план төзеп, атна буе укулар оештырдык. Әлеге укуларны укытучыларыбыз үзләре оештырды. Кем нинди платформаны бер-беребезгә аңлатачагын бүлеп чыктык. Ул укытучы бу платформаны үзлегеннән тагын да ныграк өйрәнеп, хезмәттәшләренә җиткерде. Мөгаллимнәребез моны авыр кабул итте димәс идем. Безнең укытучылар – яңалыкка омтыла торган халык. Шуңа күрә дистанцион укуга күчүне дә алар уңай кабул итте.

Укулар 6 апрель башланды. Аңа кадәр 2 апрель көнне без укучыларга да хәбәр итеп, бу дистанцион укуны сынап карадык. Тәрбиячеләр белән укытучыларга Zoom платформаларын, Google Hangouts мессенджерын өйрәттек. Ниндидер җитешсезлекләр булса да, 6 апрельгә без инде читтән торып уку рәвешенә әзерләнеп күнеккән идек. Дистанцион укулар башлангач, интернет бер-ике көн генә начар эшләде. Андый хәлләр бездә дә булды. Аннары җайлашып китте. Өзелсә дә, укытучы яңадан кереп, барыбер материалны аңлатырга тырышты. Хәзер проблемнар юк. Укытучылар эшкә йөрми, өйдән эшли. Шул ук вакытта җитәкчелек тарафыннан без аларның дәресләренә керә алабыз. Үзебез дә алардан яңалыккка өйрәнәбез.

— Барысы да ябылачагын, карантин кертеләчәген Актаныш алдан белә идеме әллә, дистанцион укуга алданрак күчүнең сәбәпләре нинди иде?

— Бу дистанцион укуга күчү түгел, электрон платформаларны куллану, сынау иде. ФГОС таләпләре нигезендә укучылар заманча технологияләр нигезендә мөстәкыйль белем алырга тиеш. Электрон платформаларда мәгълүмат күп. Укучылар үзлегеннән дә өйрәнсә иде дигән теләктә тора идек. Олимпиадаларга әзерләнгәндә дә мөстәкыйль эш бик зур урын алып тора. Укучылар дәрестә нәрсәнедер үзләштереп бетермәгән булса, әлеге электрон платформага яңадан кайтып, искә төшерә ала. Гыйнвар аеннан электрон белем алуга кереп киткән идек. Ягъни без бар яктан да әзер идек.

— Дистанцион уку — бер хәл. Иң авыры — БДИга әзерләнү. 11нче сыйныфта укучылар үзләре дә, ата-аналары да борчыла. Имтиханга әзерләнү сездә ничек куелган?

— Бездә быел 11нче сыйныфны 24 укучы тәмамлый. БДИга ел дәвамында әзерлек барды. Өстәмә дәресләр вакытында, аннан тыш та укытучы балалар белән шөгыльләнде. Имтиханнар ничә баллга тапшырылырга тиешне һәркайсыбыз белә. БДИга дистанцион әзерлек Zoom програмы нигезендә бара. "Решу ЕГЭ" платформасында да әзерләнәләр. Анда укучылар укытучы биргән биремне эшли. Аннары видеоэлемтәгә чыгып, әлеге биремнәрне яңадан карап, укытучы хаталарын да күрсәтә. Шул ук вакытта БДИ биремнәрен эшләп карауны да оештырдык.

Актаныш гимназиясе укытучылары
Актаныш гимназиясе укытучылары

Ата-аналар борчыла, әлбәттә, аларны аңлап була. Дистанцион укуга күчкәч, ике тапкыр ата-аналар җыелышы үткәрдек. БДИ 8 июньдә башлана диделәр. Ул вакытта инде бар да рәтләнгән булыр дип ышанабыз. Укучыларыбыз мәктәпләргә кайтып, БДИда оффлайн катнашыр дип өмет итәбез. Нәтиҗәләре әйбәт булыр дип ышанабыз.

— Ничек уйлыйсыз Рузилә ханым, без күнеккән классик мәктәп киләчәктә бетәчәкме? Онлайн да укып була бит?

Шаулап торган мәктәпне нык сагынам

— Укытучы белән укучы күзгә-күз карашып дәрес аңлатуга җитми инде бу онлайн укулар. Классик мәктәптә укучы дәрестән соң да аңламаган өлешен укытучыдан килеп сорый ала. Аралашу ешрак һәм нәтиҗәлерәк бара. Балаларга аралашу мөһим. Мин үзем көн дә эшкә йөрим. Көн дә башымда мәктәптәге гимн уйный. Эшкә барганда иртәнге тиззарядкадагы балалар каршы ала иде. Исәнләшә идек. Хәзер мәктәптә бушлык. Мәктәптә балаларның тавышы яңгырап тору — үзе бер бәхет.

— Актанышның татар гимназиясенең эшчәнлеген һәрдаим күзәтәбез. Укучыларның татарча проектлары артты. Бу эш ничек алып барыла? Кемдер моның белән махсус шөгыльләнәме?

— Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, проект эшчәнлегенә зур урын аерабыз. Аны безнең үзебезнең гимназия укучысы, хәзерге вакытта биредә эшләүче Айдар Шәйхин җитәкли. Ел дәвамында һәр укучы бер проект эшләргә тиеш. Узган атнада ике атна дәвамында проектларны онлайн яклау булды. Шуның нәтиҗәсе буларак шушы көннәрдә онлайн фәнни фестиваль уза. Иң яхшы проектлар биредә катнаша, тамашачы хозурына тәкъдим ителәчәк. Проект эшчәнлеге укытучыларда мөстәкыйльлекне арттыра. Шул ук вакытта мәгълүмат белән эшләүне, үзенә киләчәктә төрле күнекмәләрне булдырны да күздә тотабыз.

— Актаныш гимназиясе TED Circles платформасын беренче булып татарча куллана башлады. Ни өчен һәм бу проект гимназия өчен нәрсәсе белән мөһим?

Актанышта TEDx конференциясен татарча оештыру өчен лицензия алдык

— TED — дөньякүләм танылган хәрәкәт. Без аның TEDx конференциясен Актанышта татарча оештыру өчен беренче тапкыр лицензиясен дә алдык. Апрельдә үтәргә тиеш иде, ләкин пандемия сәбәпле аны көзгә күчердек. Ә инде TED Circles — шул хәрәкәтнең бер өлеше. Монда TEDларда яңгыраган идеяләр хакында фикер алышалар. Ул укучыларны, укытучыларны һәм онлайн кушылырга теләгән һәркемне берләштерә. Айга бер тапкыр аның очрашулары үтә, төрле темаларга бәхәсләр, фикер алышулар була. Безнең өчен ул укучыларның карашларын киңәйтү чарасы буларак мөһим. Балалар башкалар каршында үз фикерләрен җиткерергә, чыгыш ясарга өйрәнә. Татарча булуы да әһәмиятле, башка мондый мәйданчыклар әлегә юк бит. TED Circles очрашуларына дөньяның теләсә кайсы почмагыннан кушыла алалар, кайчак инглизчә генә аралашырга да туры килә. Татарстанны күрсәтү ысулы да булып тора.

Тәнәфес вакытында шахмат уены
Тәнәфес вакытында шахмат уены

— Балалар татар проектлары белән кызыксынамы? Аларны ничегрәк кабул итәләр?

— Татар проектларында барлык укучылар да катнаша дип әйтеп булмый. Әлеге проектларга күбесенчә кызыксынган балалар алына. Һәркем үзенә якын юнәлешне сайлый. Алар үзләренең проектларының кайдадыр чыгачагын белә, моның белән кызыксына. Узган ел проектларны "Казан Экспо"да тәкъдим иттек. Укучыларыбыз үз проектларын кайдадыр тәкъдим итәргә ярата. Шуңа күрә ныклап әзерләнәләр дә.

— Коллектив турында тагын сорыйсы килә: аерым фәннәрне татарча укыта алган, татарча тәрбия биргән укытучыларга кытлык бармы? Бу мәсьәләне ничек хәл итәсез? Кадрлар ягыннан республикага ни эшләргә кирәк дип саныйсыз?​

— Гимназиядә укыткан укытучылар — үзебезнең җирлек кешеләре. Үзләре дә татарча белем алган, татар мохитендә үскән кешеләр. Шуңа тәрбия мәсьәләсендә бездә проблем бар дип әйтә алмыйм. Нинди генә чараны алсак та, барысын да татарча үткәрәбез. Аның асылында татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклау да ята. Укытуга килгәндә, дәресләр билингваль бара дип тә әйтергә була. Урысча китаплар булса да, татарча укытабыз. Укытучылар татарча укытуга авыр карый дип әйтмәс идем. Татарча укыту 9нчы сыйныфка кадәр генә каралган. 10-11нче сыйныфта БДИга әзерлек максатыннан укыту урысчага күчерелә. Әмма аралашу барыбер дә татарча бара. Мәктәптә барлыгы 25 укытучы һәм 7 тәрбияче эшли. Коллективыбыз яшь. Шуңа да алар яңалыктан курыкмый.

Рүзилә Гарипова балалар белән химия дәресендә
Рүзилә Гарипова балалар белән химия дәресендә
Үз телендә белем алган бала беркайчан да югалмый

Без университетта укыганда, ә мин химия укытучысы, бездә татар төркемнәре дә бар иде. Биш төркемнең икесе — татар төркеме. Бу күренеш бетте дисәң дә була. Шул вакыттагы традицияләрне кире кайтарырга кирәктер. Полилингваль, билингваль мәктәпләр өчен факультетлар ачтылар бит инде ул. КФУда әзерлек бара. Шул эшчәнлекне ныклап дәвам итәргә кирәк. Мәктәпләрдә татарча укытудан укытучылар да, дирекция дә, ата-аналар да курыкмасын иде. Үз телендә белем алган бала беркайчан да югалмый. Үз телендә бала белемне яхшырак ала. Татарча укыту башлангычтан ук кирәк.

— Татарча укудан курыкмасыннар дигәннән, Актаныш гимназиясенә татарча бөтенләй белмәүче балалар да керә. Аларны тиз арада татарчага өйрәтү өчен ниләр эшлисез, татар мохитенә ничек кертеп җибәрәсез?

— Безгә чеп-чи урыс телендә генә сөйләшүче бала килә димәс идем, әмма балалар төрле. Әйтик, шул ук Тукай районыннан килгән балалар да урысча сөйләшә. Шушы мохиткә чумып, алар татарчага өйрәнә. Таҗикстаннан кайткан бер укучыбыз "әни", "әти"дән башка сүз белми иде. Бүген Мәскәүдә Пирогов исемендәге медицина университетында укый. Татар яшьләре хәрәкәтендә катанаша. Бик матур татарча сөйләшә. Килгән вакытта урысча сөйләшсәләр дә, безнең мәктәптәге мохит баланы үзеннән-үзе татарча сөйләшергә өйрәтә. Дәресләргә килгәндә, татар теле дәресләрендә кыенлыклар туганда укытучы алар белән өстәмә рәвештә шөгыльләнә. Аларга татар теле дәресләре програмын бераз гына җиңеләйтәбез. Тәрбиячеләр дә, укытучылар да шул юнәлештә эшли, сыйныфташлары да җаваплылыкны тоя. Андый балаларга ярдәм итәләр.

— Хәзер тел очында - полилигваль мәктәп. Аны кәттә итеп күрсәтәләр. Шулай да, сезнеңчә, татар мәктәбе әйбәтме, әллә полилингваль мәктәп яхшыракмы? Бүгенге шартларда кайсысы нәтиҗәлерәк дип саныйсыз?

— Татар телен саклау өчен татар мәктәпләре кирәк, әлбәттә. Билингваль мәктәпнең концепциясендә татар теленә барыбер зур урын бирелә. Ул мәктәпләрдә балалар өчен мөмкин кадәр шартлар тудырыла. Әмма бу мәктәп җитәкчелегеннән тора. Башка мәктәпләрдә дә татар теленә бирелгән өлешне арттырсалар, андый мәктәпләрнең өстенлекләре күбрәк булачак. Татар мәктәбе була торып, җитәкчелек моңа артык игътибар итмәсә, татар теле аксарга мөмкин.

Үзебезне заманча татар мәктәбе дип атар идем

Без татар мәктәбе булсак та, үзебезне заманча татар мәктәбе дип атар идем. Без яңалыкка омтылабыз, замана таләпләренә җавап бирәбез, әлегә нәтиҗәләр белән куана гына алабыз. Алдагы елда республикада фән олимпиадаларында 52 призлы урыныбыз булса, быел инде 56 урын булды. Бөтенрусия фән олимпиадасының региональ этабында узган елны дүрт урын яуласак, быел инде унга тутырдык. Безнең өчен бу — зур күрсәткеч. Аннары БДИ нәтиҗәләренә килгәндә дә, югары баллга тапшыручы укучылар саны елдан ел арта. Һуманитар мәктәп булуга карамастан, төгәл фәннәрдән дә БДИ нәтижәләре югары. Химия фәненнән 100 баллга бирүче укучыбыз да булды. Узган уку елында урыс теленнән уртача балл 85 иде, математикадан — 81,2. Бик яхшы күрсәткеч, куанып бетә алмыйбыз.

— Быел ничә укучы кабул итәргә җыенасыз? Ничек эләгергә сезгә, уку, яшәү күпмегә төшә?

— Гимназиягә 5нче сыйныфка кабул итәбез. Башка сыйныфларга керергә теләүчеләр дә бар, ләкин нигездә шушы 5нче сыйныфка басым ясыйбыз. Уникешәр балалы ике сыйныф тупларга планлаштырабыз. Сайлап алуны ике турда уздырачакбыз. Беренчесе — 16, 17, 31 майда онлайн форматта, бишенче сыйныфка килергә теләгән укучылардан математика, логика, урыс теленнән тестлар оештырабыз. Олырак сыйныфка килергә теләүчеләр математика, урыс теле һәм инглиз телләреннән сынау үтә. Ә инде июнь-июль айларына икенче этапны планлаштырабыз. Анысы гимназия базасында әңгәмә форматында узар дип уйлап торабыз. Төрле төбәкләрдән татар телендә белем һәм тәрбия алырга әзер булган укучыларны кабул итәбез.

Килгән укучыларга барлык шартлар да тудырылган. Читтән килгән балаларга 100 урынга исәпләнгән интернатыбыз бар. Биш тапкыр туклану каралган. Хәләл ризык. Шимбә, якшәмбе безнең пешекчеләр өйдә пешерелгән бәлеш, коймак, кыстыбый, манты кебек ризыклар белән сыйлый. Балалар баштарак өйләрен сагына, соңрак акрынлап ияләшәләр, чөнки һәр бала игътибар үзәгендә. Безнең гимназиядә әхлак дәресләре дә бар, шундый дустанә атмосферада уза ул, балалар аны көтеп ала. Яшәү-ашау — бушлай. Өстәмә дәресләр өчен генә күпмедер түләү каралган. Сыйныфларда 12-14 укучы гына белем ала, димәк, укуда да алар игътибардан читтә калмый.

Рузилә Гарипова – сәләтле балалар өчен Актаныш татар гимназиясе мөдире. 1979 елда Актанышта туган. 2001 елда Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлаган. Белеме белән химия фәне мөгаллиме.

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG