Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус белән авыручылар арта барган Кырымда су кытлыгы вазгыятьне тагын да катлауландыра


Кайбер авылларда су бөтенләй юк.

Акмәчеттә коронавирус бәләсенә су кытлыгы да өстәлеп, хәл кискенләшә бара. Акмәчет шәһәре, Акмәчет һәм Бакчасарай районнарында су тәүлеккә икешәр сәгәть бирелсә, кайбер авылларда су тулаем юк. Коронавирус белән авыручылар арта барганда су кытлыгы санитар-эпидемиологик вәзгыяткә тагын да тискәре йогынты ясый. Кырымда карантин игълан ителмәсә дә, кайбер дәүләт оешмаларында 21 сентябрьдән өйдән эшләү гамәлгә керде.

Кырымда 7 һәм 8нче октябрьдә тәүлегенә коронавирустан бишешәр кеше вафат булган. Мәскәү билгеләгән Кырым башлыгы Сергей Аксёнов үзенең Facebook битендә хәбәр итүенчә, Кырымда авыру башланганнан бирле барлыгы 5710 кеше коронавирус йоктырган. 85 кеше вафат булган.

Акъярда (Севастопольдә) соңгы тәүлектә коронавирус йоктыручыларның рәсми саны 33 кешегә җиткән. Барлыгы коронавирусны 1286 кеше йоктырган. Пандемия башланганнан бирле вафат булучылар саны рәсмән 38 булган. Соңгы тәүлектә ике кеше үлгән.

Акъяр һәм Кырымда авыручыларның гомуми саны 6996 кешегә җитте. Коронавирус чире тарала башлаганнан бирле бу иң югары күрсәткеч.

Кырым сәләмәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Кырымда коронавирус белән авыручылар өчен хастаханәләрдә 1689 урын булдырылган. Шулардан 750 урын өстәмә барлыкка китерелгән. Бу Кырымда рәсми теркәлгән авыручылар санының арта баруына ишәрә ясый.

XS
SM
MD
LG