Accessibility links

Кырымда курорт сезоныннан соң коронавирус сезоны башланды


Ялта автовокзалында бер юлчы
Ялта автовокзалында бер юлчы

Кырымда узган тәүлектә коронавирус 118 кешедә расланган, алдагы ике көндә бу чир 105 һәм 107 кешедә расланган иде. Курорт сезоны тәмамлана барганда ярымутрауда бу чирне йоктыручылар саны көн саен үсә бара.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов коронавирус белән бәйле вазгыятьне көн саен үзенең фейсбуктагы битендә хәбәр итеп бара. Акмәчет хастаханәләрендә урыннар бетеп бара, урыннар җитмәү сәбәпле авырулар кабул ителми, вакцинация мәсьәләләре хәл ителмәгән дигән хәбәрләр сурәтендә Кырым башлыгы Сергей Аксенов Кырым сәламәтлек саклау министры ИгорьЧемодановны вазифасыннан алу турында игълан итте.

Акмәчет хастаханәләрендә урыннар җитмәү сәбәпле коронавирус йоктыручыларны Акмәчеттән 150 чакрым ераклыктагы Әрмени базар (Армянск) шәһәренә озата башлаганнар. Акмәчеткә якын шәһәрләрнең хастаханәләре төрле урыннардан китерелгән авырулар белән тулган. Җәй айларында коронавирустан чагыштармача чиста саналган районнар да хәзер чирне тарату үзәкләренә әверелде.

"Район хастаханәләрендәге паллиатив (вакытлы) бүлекләр урынына башка хастаханәләрдән СПИД белән авыручыларны да урнаштырганнары акылга сыймаган хәл. Бу авырулар аерым бер контингент, аларны башка авырулар янында тоту башка чир белән авыручыларга куркыныч тудыра. Аннары алар махсус әзерләнгән табиблар карамагында булырга тиеш, ә бездә андый авыруларны дәвалаучылар юк иде. Аларны безгә китереп ыргыталар, без кабул итергә мәҗбүр, кабул итмәсәң өсттән басым ясыйлар, тавыш чыгармагыз, кабул итегез диләр. Җитәкчеләр вазифаларыннан алудан куркып шулай эшли. Табибларны коронавирустан тиешле дәрәҗәдә саклаучы әйберләр юк. Тик битлекләр генә, аларны да безнең шәфкать туташлары беренче вакытта үзләре тегеп китерергә мәҗбүр булды", дип сөйләде Азатлыкка исемен әйтмәскә үтенгән бер табиб.

Кырым район хастаханәләрендә хәтта бала табу бүлекләрен ябып, анда инфекция бүлекләре ачсалар да, урыннар, табиблар җитми, шәфкать туташлары хезмәт хакы түбән булуга зарланып эштән китә.

Кырымда коронавирус йоктыручылар саны кискен арту сәбәпле, Кырымның төньяк төбәкләренә өстәмә ашыгыч ярдәм бригадаларын җибәрә башладык, дип хәбәр итте Республика катастрофа медицинасы үзәге мөдире Сергей Олефиренко. Аның мәгълүматларына күрә, авыруларның яртысы Акмәчеттә дәвалана, монда грипп, ОРЗ белән авыручыларның саны да кискен арткан. Җәй көннәрендә иң начар күрсәткечләр Ялтада күзәтелгән.

"Артек" халыкара балалар лагерында сентябрьдә чирне өч кеше йоктырды дип хәбәр ителгән иде. Лагерның халыкара бүлеге җитәкчесе Нина Лазарева сүзләренчә, хәзер коронавирус 20дән артык укытучыда теркәлгән. Ул үзенең фейсбуктагы битендә җитәкчелекнең хезмәткәрләрне саклау өчен тиешле чаралар күрмәве турында хәбәр итте.

Соңрак Лазареваның кыскартуга элегүе турында хәбәр ителде. Ул бу документны обсервациядән чыккач имзалаячагын белдерелә.

"Җәй көннәре "Артек"та ял иткән балалардан кемдер авырган булса, аны нинди чир булганын бик тикшермичә, җаваплылыкны өсләренә алудан куркып, салкын тигән дип, өенә кайтарып җибәрә торган булганнар. Мондый "салкын тигән" балалар саны 72 кеше булган. Моны белгән кайбер балалар чирләсә дә, лагердән кайтарып җибәрмәсеннәр дип, авырганнары хакында сөйләмәгәннәр. Бу хакта миңа анда ял иткән кызым сөйләде", диде Азатлыкка шул кызның әнисе.

Кырымда карантин игълан ителмәсә дә, кайбер дәүләт оешмаларында 21 сентябрьдән читтән торып эшләү гамәлгә куелды. Хакимият бу эшне тавыш чыгармыйча эшләргә тырыша, чөнки вазгыять контрольдән чыкса, халыкта паника туа ала. Рәсми саннарның никадәр дөрес булганы да билгесез.

Акмәчеттә карантин чоры игъланы
Акмәчеттә карантин чоры игъланы

Коронавирус һәм кырымтатарлар мәсьәләсендә килгәндә, аларның төп бәласе гореф-гадәтләргә бәйле. 200-300 кешелек туйлар үткәрү, догаларга күмәкләп йөрү коронавирус йоктыруга өстәмә сәбәп була ала. Бу уңайдан социаль челтәрләрдә бу чараларга гаилә белән йөрмәгез, хәтта вакытлыча ваз кичеп торыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз дигән өндәүләр тарала башлады.

Вакытлы изоляторларда утырган кырымтатарларның адвокаты Лиля Гемеджи бу изоляторларда эпидемиягә каршы бернинди саклану чаралары күрелмәве, дезинфекция үткәрелмәве, мәхкәмә утырышларының социаль дистанцияне сакламыйча узуы, тоткыннарның шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителмәгәне турында хәбәр итте.

Коронавирус йоктыручыларның саны сентябрьдә кискен артуы курорт сезоны белән бәйле булганын Кырымда һәркем аңлый. Җәй айларында Русиянең төрле регионнарыннан Кырымга килүчеләрне һава аланында, Кырым күперендә коронавируска тикшерү булмады, үз-үзләрен саклап йөрүчеләр дә бик күренмәде. Моңа өстәп Ялтада узган җыр фестивале, Күктәбәдә (Коктебельдә) узган джаз фестивале кебек массакүләм чаралар да коронавирус таралуга өлеш кертүе ихтимал.

Рәсми мәгълүматларга күрә, 22 сентябрьдән 6 октябрьгә Кырымда коронавирус йоктыручылар саны 3889дан 5170гә, үлүчеләр саны 72 кешегә җиткән. Акъярда коронавирус йоктыручылар саны (22.09 -4.10) 818 дән 1135 кешегә җиткән.

Кайбер белгечләр аннексияләнгән Кырымда хакимиятләр авырулар санын киметеп күрсәтә дип белдерә, халыкара оешмалар исә бу рәсми саннарны расламый.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов 2020 елның 9 аенда Кырымда 5.073 млн, сентябрьдә генә 1.1 млн кешенең ял иткәнен хәбәр итте. Әмма курорт сезонының Кырымда коронавирус таралуга нинди өлеш керткәне турында хакимият аңлатма да бирми.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG