Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Уфада Башкортстан суверенлыгының 30 еллыгы хөрмәтенә Башкортстан байраклары таратты


Байраклар Уфада, Бәләбәйдә һәм Октябрьски шәһәрләрендә таратылды.

"Азатлык" рәисе Наил Нәбиуллин Азатлыкка хәбәр иткәнчә, барысы биш мең байрак таратылган.

"Өч мең байракны - Уфада, калганын Башкортстанның тагын ике шәһәрендә - Бәләбәй һәм Октябрьскида тараттык. Кешеләр бу акцияне бик яхшы, бик җылы кабул итте. Безнеңчә, декларация кабул ителгән тарихи көн онытылырга тиеш түгел. Бу акция белән без республикага бәйрәм рухы өстәргә омтылдык. Бу милли үзаңны ныгытуга да ярдәм итәчәк дип өметләнәбез", дип аңлатты Нәбиуллин.

Оештыручылар фикеренчә, бу чара ике республика арасындагы, татар белән башкорт арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырга тиеш.

"Шулай ук без бу чара белән бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә кирәклеген дә искәртәбе", диде Нәбиуллин.

11 октябрь — Башкортстан республикасы көне. Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүгә 30 ел тулды.

XS
SM
MD
LG