Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Кәрим Хәкимов исемендәге халыкара мөнәсәбәтләр институты ачыла


Уңда Кәрим Хәкимов

2020 елда Башкортстанда дипломат Кәрим Хәкимов тууына 130 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары булырга тиеш иде.

Уфада Кәрим Хәкимов исемендәге халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү институты оештырылачак. Бу хакта Республика көненә багышланган тантаналы җыелышта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

"Агымдагы елда республика күренекле совет дипломаты Кәрим Хәкимовның 130 еллыгын бәйрәм итә. Без Башкорт дәүләт университеты базасында Кәрим Хәкимов исемендәге халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү институтын ачарга карар иттек. Халкыбыз күренекле шәхесләргә бай. Шәхесләребез турында хәтерне мәңге сакларга, исемнәрен мәңгеләштерергә кирәк", диде Радий Хәбиров.

2020 елда Кәрим Хәкимовның тууына 130 ел тулу уңаеннан бәйрәм уздыру турында Башкортстан башлыгы фәрман биргән иде. Әлегә пандемия сәбәпле ул бәйрәм оештырылмады.

Кәрим Хәкимов Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында туган. Советлар иленең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле була. Гарәп-фарсы дөньясында мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш кертә. СССРның Тышкы эшләр министрлыгында Хәкимов гарәп илләре буенча иң яхшы белгечләрнең берсе булып таныла. 1926 елда Кәрим Хәкимов тырышлыгы белән I Дөнья мөселманнары конгрессында совет делегациясе дә катнаша.

1936-1937 елларда Согуд Гарәбстанына тулы хокуклы вәкил була.

1937 елның 6 сентябрендә СССРның Тышкы эшләр буенча халык комиссариаты Кәрим Хәкимовка тиз арада Мәскәүгә кайтырга чакыру җибәрә. Патша Габдел Газиз ибн Сәгуд Хәкимовка калырга куша һәм сәяси яшеренер урын тәкъдим итә. Әмма илче туган иленә кайтырга карар итә. 1937 елның 27 октябрендә кулга алына. 1938 елның 10 гыйнварында шпионажда һәм контрреволюцион оешмада катнашуда гаепләнә һәм атып үтерелә.

Дипломатны чакыртып алу һәм аның җәзасы СССР белән Согуд Гарәбстаны арасындагы мөнәсәбәтләр өзелүгә китерә, мөнәсәбәтләр 90 елларда гына җайга салына.

1956 елда аклана.

1979 елда туган авылы Дүсәндә Кәрим Хәкимовның музее ачыла. Уфа, Ырымбур, Бохара шәһәрләре Кәрим Хәкимов исемендәге урамнар бар.

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG