Татарстанда эшсезләр саны 76 мең кешегә җитте. Шуларның яртысы диярлек Казаннан. Бу хакта шәһәрнең мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлнара Филиппова Казан мэриясе киңәшмәсендә белдерде.
"Сентябрьгә эш эзләүчеләр саны 45 мең кешегә җитте. Шуларның 10 меңе эш тапты. Бу 22 процент дигән сүз. Махсус эпидемиологик тәртип кертү хезмәт базарының төшүенә китерде. Узган ел бу вакытта 64 процент халык эшкә урнаша ала иде. Казанның мәшгульлек үзәгендә хәзер 32 мең 701 кеше теркәлгән. Бу эшче көчләрнең 5,1 процентын тәшкил итә", диде ул.
Хәзер Татарстанда эшсезләр саны 76 мең кешегә җиткән. Шуларның яртысы Казан кешеләре дигән сүз. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 10 тапкырга күбрәк. Русия буенча 4 млн 731 мең кеше эшсез утыра.
"1 октябрьгә пособие алучылар саны 30 мең кешегә җитте. Шуларның 19 проценты - 1 марттан соң эш югалтучылар. Алар иң зур пособие ала. 60 процент кеше минималь пособиягә ия. Бу пандемиягә кадәр эшсез утырган яки рәсми эшләмәгән кешеләр булуын күрсәтә", ди Гөлнара Филиппова.
Зур ихтыяҗ булган вакансияләр арасында штукатурчы, кирпеч өюче, пешекче, табиб, шәфкать туташлары бар. Пандемиягә кадәр бер эшсез биш буш вакансия сайлый алса, хәзер ике эшсезгә бер вакансия туры килә, ди шәһәр түрәсе.