Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге химик корал куллануы сәбәпле Русиягә чикләүләрне озайтты


European Elections countries EU flag
European Elections countries EU flag

Европа берлеге химик коралны куллану һәм таратуга каршы көрәш кысаларында Русиягә карата кертелгән чикләүләрне тагын бер елга озайтты. Бу турыда Интерфакс яза.

Чикләүләр барлыгы тугыз кешегә кагыла. Аларның бишесе Сүрия хакимияте белән бәйле, дүртесе 2018 елда Солсберида Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлиягә "Новичок" төркеме агулы матдәсе куллануга кагылышы бар диелә.

Чикләүләр шулай ук Сүриядәге Фәнни тикшеренү үзәгенә (SSRC) карата да кертелә. Европа берлеге мәгълүматына караганда, бу үзәк химик корал эшләп чыгару белән шөгыльләнә.

Химик коралга каршы көрәш кысаларындагы чикләүләрне Европа берлегенең тышкы эшләр шурасы 2019 елның октябрендә раслады. Чикләүләргә эләккән кешеләргә Европа берлеге илләренә керү, ә Европа берлегендә яшәүчеләргә алар белән хезмәттәшлек итү, аларга ярдәм итү тыела. Моннан тыш, аларның берлек илләрендәге банк хисаплары һәм милке туңдырыла.

Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлия 2018 елның мартында Солсберида "Новичок" нерв-паралитик матдәсе белән агуланды. Алар һөҗүмнән соң исән калды. Британ хакимияте һөҗүм өчен Русиянең хәрби күзләү идарәсен гаепли һәм фәрманны Русиянең сәяси җитәкчелеге биргән дип фаразлый. Британ махсус хезмәтләре мәгълүматынча, Скрипальләрне агулауны Русия баш күзләү идарәсенең (ГРУ) ике хезмәткәре башкарган. Алар Британиягә Александр Петров һәм Руслан Боширов исемнәренә алынган паспортлар белән кергән. АКШта бу кешеләргә карата чикләүләр кертелгән.

Мәскәү агулауга катнашын кире кага һәм Русия химик коралын 2017 елда ук Химик коралны тыю оешмасы күзәтүе астында юк итте дип белдерә.

Европа берлегенең тышкы эшләр министрлары 2020 елның 21 гыйнварында химик корал кулланып һөҗүмнәргә кагылышы булган кешеләргә карата чикләүләрне раслады. Бу чикләүләргә ГРУ башлыгы Игорь Костюков, аның беренче урынбасары Владимир Алексеев, шулай ук Анатолий Чепига (Руслан Боширов) һәм Александр Мишкин (Александр Петров) эләкте.

Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальный 22 августта Омскида хәле начараеп, Германиянең Шаритэ клиникасына китерелгәннән соң, Германия хөкүмәте аның "Новичок" төркеме матдәсе белән агуланган булуын белдерде. Мәскәү Навальныйның агуланган булуын кире кага, аның хәле начараюы сәбәпләрен тикшерүдән баш тарта.

XS
SM
MD
LG