Accessibility links

Кайнар хәбәр

Apple 5Gлы дүрт яңа айфон тәкъдим итте


Apple башлыгы Тим Кук

Яңа җиһазларның төп үзенчәлеге – 5G стандарты белән эшләү.

Apple ширкәте үзенең штаб-фатирында яңа iPhone смартфоннарын тәкъдим итте. Бер сәгатьтән артык барган презентациядән туры эфир алып барылды.

Чарада ширкәт дүрт яңа смартфон күрсәтте: iPhone 12, iPhone 12 Mini, iPhone 12 Pro һәм iPhone Pro Max. Аларның барысы да 5G элемтә стандартында эшләячәк. iPhone 12 экраны 6,1 дюйм тәшкил итә, шул ук вакытта дисплей чикләрен кечерәйтү хисабына җиһаз элекке буыннан 15 процентка кечерәк булачак. Дисплейның почмаклары яссы булачак, ул Ceramic Shield пыяла саклагычы белән капланачак.

iPhone 12 яңа A14 Bionic процессорына ия булачак, ширкәт белдергәнчә, ул дөньядагы теләсә кайсы смартфоннан 50 процентка тизрәк эшли. Яңа смартфонда 12 мегапиксельле ике камера булачак.

Смартфон өчен MagSafe дип аталган яңа магнитлар да тәкъдим ителде, алар ярдәмендә җиһазга төрле өстәмә җайланмалар беркетеп булачак. Яңа айфонның төнге режимы камилләштерелгән, Smart HDR 3 функциясе ярдәмендә фотосурәтләрне утка карап та төшереп булачак.

Apple шулай ук дисплей зурлыгы 5,4 дюйм булган iPhone 12 Mini смартфонын да күрсәтте. Бу җиһаз да дисплей чикләрен кечерәйтү хисабына кечерәйтелгән. Смартфон iPhone 12-дән бары тик зурлыгы белән генә аерыла, башка сыйфатлары аның белән тәңгәл.

iPhone 12 Pro һәм iPhone Pro Max җиһазлары өч камера белән тәэмин ителә. Беренчесенең дисплее 6,1 дюйм булса, икенчесенеке 6,7 дюйм, бу ширкәт тарихында иң зур экран булып тора. Әлеге җиһазлар видеоларны HDR форматында төшерә алачак.

iPhone 12 бәясе 799 доллардан (Русиядә – 79,9 мең сум), iPhone 12 mini бәясе 699 доллардан (69,9 мең сум) башланачак. 12 Pro-ның иң арзан варианты 999 доллар (99,9 мең сум), 12 Pro Max – 1099 доллар (109,9 мең сум) торачак. Русиядә җиһазларны сату 23 октябрь һәм 13 ноябрь башланыр дип көтелә.

Моннан тыш Apple HomePod Mini җиһазын да тәкъдим итте. Ул HomePod өй спикерының (колонка) кече варианты булып тора. Җайланманың iPhone белән тыгыз бәйләнеше булачак, аның ярдәмендә хәбәрләрне тыңлап һәм җибәреп булачак, яңартуларны карап булачак.

Моңарчы сентябрь аенда ширкәт Apple Watch акыллы сәгатьләрен һәм iPad планшетларының яңа моделен тәкъдим итте. Гадәттә, барлык яңалыклар бер вакытта тәкъдим ителсә дә, быел COVID-19 пандемиясе һәм Азиядә сәнәгать авырлыклары аркасында яңа айфоннарны тәкъдим итү кичектерелде. Пандемия аркасында ширкәт быелгы барлык презентацияләрне онлайн оештыра.

Apple ширкәте – дөньяның иң зур IT-ширкәтләренең берсе. МТС мәгълүматынча, 2020 елның җәендә Apple 50 мең сумнан кыйбатрак булган смартфоннар базарының 70%-ын алган. Ширкәт саткан iPhone саны 2019 елның җәе белән чагыштырганда 34%-ка арткан.

фикерләр

XS
SM
MD
LG