Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Рәшит Әхмәтов белән хушлаштылар


Рәшит Әхмәтов белән хушлашу
Рәшит Әхмәтов белән хушлашу

Танылган журналист белән саубуллашырга татар җәмәгатьчелеге вәкилләре килде.

Казандагы "Татмедиа" бинасы янында танылган журналист, "Звезда Поволжья" газетына нигез салучы һәм аны гомере буе җитәкләүче нәшир Рәшит Әхмәтов белән саубуллашу чарасы узды. Чарага журналистлар, язучылар, татар театры вәкилләре, мәрхүмнең якыннары, аның эшчәнлеген хөрмәт итүчеләр җыелган иде.

Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов чыгышында Рәшит Әхмәтовны "татар журналистикасының рыцаре" дип атады. Ул чыгарган "Звезда Поволжья" - куркусыз журналистикадагы иң кыю, иң кызыклы газет иде, диде. "Мин аның газеталар күтәреп Дәүләт шурасы янында басып торганын күз алдына китерәм", дип сөйләде Әминов.

“Мин аны бик актив, хәтта кемнәрдер өчен җайсыз кеше итеп хәтерлим. Әмма ул үз дигәнен яклый белде. Еллар узды. Кешеләр үзгәрде. Ул үз иманына тугры булып калды, фикерләренә тугрылыклы булып калды" дип истәлекләре белән уртаклашты "Татмедиа" җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Рәшит Әхмәтовның милли хәрәкәткә һәрвакыт ярдәм итүен искә алды. "Ул 80нче еллар азагында демократия нигезендә үзгәртеп коруның юлбашчыларының берсе иде. 1990-1995 елларда Казан шәһәре депутаты буларак демократияле хакимият өчен көрәште. Русча язды, әмма чын татар милләтпарвәр иде. Аның басмасы - милли хәрәкәтнең фикерләрен халыкка җиткерүче бердәнбер гәҗит иде" диде Зәкиев.

Күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров Рәшит Әхмәтовның вафатын зур югалту диде. "Рәшитне чын мәгънәсендә яратам һәм аның эшчәнлегенә сокланып яши торган идем. Милләти пәрвар кеше булды. Бу безнең иң зур югалтуларыбызның берсе. Арабыздан иң сәләтле һәм иң акыллы диярлек журналистыбыз китте. Шәхес буларак һәрберебез өчен дә мисал булып яшәде. Сүзен курыкмыйча әйтте, кабатланмас талантын милләтебез киләчәгенә буйсындырып яшәде. Аның газетасы – якты йолдыз, үзе киткәч тә беркайчан да сүнмәячәк" диде галим.

Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Әзһәр Шакиров мәрхүмнең бар өлкәдә тирән гыйлеме булуын сокланып сөйләде. "Шундый шәхесләр була – аның эшен кабул итмәү, зурламау мөмкин түгел. Ул музыка, мәдәният турында тирән эчтәлекле, мәгънәле фикерләр яза иде. Мин аннан сорый идем – "махсус белемең дә юк, ничек шундый мәкаләләр язасың, беркем дә үзе язган дип ышанмый бит". Ул әйтте – мин өйрәндем, үзләштердем боларны диде. Бу аның нинди дәрәҗәдә акыл иясе булуын күрсәтә. Мин мәйданнарда кычкырып йөргәндә ул миңа каршы иде, татарны якламады бит ул. Ә ничек үзгәрде! Ничек алышынды кешенең фикере, аңы. Татар милләтенең кем икәнен безгә ул ачып бирде", дип сөйләде мөхтәрәм артист.

Рәшит Әхмәтовның улы Руслан хушлашу чарасына килгәннәргә рәхмәт әйтте.

"Әтием мине рух үлемсез дип үстерде, моны аңлау миңа һәрвакыт ярдәм итә. Әти газет дәвам итсен дип бик тели иде. Ул бик көчле гомер кичерде. Теләгән барлык максатларына да иреште. Ул татар һәм дөнья мәдәниятендә зур эз калдырды" диде Руслан Әхмәтов. Ул газет чыгуы дәвам итәчәген белдерде. Киләсе саны әтисе турында хатирәләрдән торачагын әйтте.

Чарада "Казанские ведомости" газетасының баш мөхәррире Венера Якупова, галим, язучы Вахит Имамов, журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев тә чыгышлар ясап, саубуллашу сүзләрен әйтте.

Рәшит Әхмәтов Яңа бистә зиратына җирләнде.

"Звезда Поволжья" баш мөхәррире, танылган публицист Рәшит Әхмәтов 13 октябрь иртәсендә 66 яшендә вафат булды. Ул корнавирус йоктырган булган.

Дуслары, фикердәшләре, журналистлар, мәдәният эшлеклеләре Рәшит Әхмәтов турында хатирәләрен Азатлык белән уртаклашты.

XS
SM
MD
LG