Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән Сербия, Куба һәм Япониягә очышлар рөхсәт ителде


Очышлар Мәскәүдән һәм Владивостоктан башкарылачак.

Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин тагын өч илгә очышларны кире кайтару турында карарга кул куйды. Рейслар Сербия, Куба, Япониягә башкарылачак.

Мәскәүдән Белградка атнасына ике, Мәскәүдән Кубадагы Кайо-Коко һәм Санта-Клару шәһәрләренә шулай ук ике рейс булачак, Моннан тыш, 1 ноябрьдән Япониягә очу мөмкинлеге ачыла. Мәскәүдән Токиога атнасына ике рейс, Владивостоктан Япония башкаласына атнасына бер рейс булыр дип көтелә.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле Русия башка илләргә очышларны туктаткан иде. Августта кайбер илләргә очышлар яңадан кайтарылды. Беренчеләрдән булып Төркия, Британия, Танзания, Швейцария, Мисыр, Гарәп Әмирлекләре ачылды. Соңрак Беларус, Кыргызстан, Казакъстан, Көньяк Корея һәм Мальдивларга очышлар яңартылды.

Мәскәүдән шулай ук Европаның башка кайбер илләренә дә рейслар бар.

XS
SM
MD
LG