Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Милли музее баш мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова вазифасыннан китте


Гөлчәчәк Нәҗипова
Гөлчәчәк Нәҗипова

15 октябрьдә Гөлчәчәк Нәҗипова белән бишъеллык килешү вакыты чыккан.

Казандагы Милли музейны ундүрт ел җитәкләгән Гөлчәчәк Нәҗипова оешманың баш мөдире вазифасыннан китте. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

"Татарстан Милли музеенда хезмәт итү вакытым тәмамланды. Моннан 36 ел элек мин Горький әдәби музее филиалына кече фәнни хезмәткәр булып эшкә килдем, 14 ел элек мин Татарстан Республикасы Милли музее булган дөньядагы иң яхшы музейның генераль директоры булдым", дип язды Гөлчәчәк Нәҗипова.

Ул планнарның да әле күп булуы турында белдерде. "Мин кайчан да булса коллегаларыма яңадан төзелгән музейны, “Ачык фондларны” күрсәтеп йөрергә хыялланган идем. Яңа җиһазланган реставрация остаханәләре, музейда яңа яшүсмерләр үзәге белән мактанырмын дигән идем", дип язды Нәҗипова.

Иарада Әюпова сүзләренчә, Татарстан мәдәният министрлыгы аның белән килешүне озайтмаска булган. Элекке биш еллык килешү вакыты 15 октябрьдә тәмамланган.

Министр белдерүенчә, Нәҗипова музейлар өчен хезмәткәрләр әзерләү белән шөгыльләнә башлаячак. Яңа мөдир кайчан билгеләнәчәген Әюпова әйтмәгән.

Гөлчәчәк Нәҗипова Милли музейны 2006 елдан җитәкләде.

XS
SM
MD
LG