Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган тәүлектә Русиядә коронавирустан 286 кеше үлгән


Рәсми саннарга караганда, соңгы тәүлектә Русиядә коронавирустан эпидемия башыннан рекордлы санда кеше үлгән. 

Русия коронавирустан үлүчеләрнең тәүлеклек саны моңарчы булмаганча арткан. Соңгы тәүлектә 286 кеше үлгән. Бу санны стопкоронавирус.рф сайты китерә.

Сентябрь башыннан бирле Русиядә коронавирус йоктыручыларның тәүлеклек саны өч тапкыр диярлек артты. Август ахырында ул биш мең тирәсе булса, соңгы берничә көндә 14 меңгә якын булды. Узган тәүлектә 13 754 яңа очрак теркәлгән. Мондый саннар эпидемиянең беренче дулкыны кызган вакытта да күзәтелми иде. Рәсми саннарга карый, COVID-19 барлыгы 1 354 163 кешегә йоккан, 23 491 кеше бу чирдән үлгән.

Татарстанда 38 яңа очрак теркәлгән, чир эләктерүчеләрнең гомуми саны 7 692 булды. Русия статистикасында 82 үлем очрагы күрсәтелә, Татарстан рәсмиләре алып барган статистикада 92 үлем турында әйтелә.

Башкортстанда тәүлеклек күрсәткечләр үсә бара. Соңгы тәүлектә 69 кешедә COVID-19 табылганы рәсми хәбәр ителә. Тагын бер кешенең үлгәне дә әйтелә. Республикада коронавирустан барлыгы 47 кеше үлгән. Хәзер хастаханәләрдә 109 кеше дәвалана диелә.

XS
SM
MD
LG