Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Навальныйны агулауга бәйле рәвештә Русиягә чикләүләр кертте


Сергей Кириенко Владимир Путин белән.
Сергей Кириенко Владимир Путин белән.

Чикләүләр алты түрәгә һәм бер оешмага кагыла.

Европа берлеге Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйны агулауга катнашы бар дип уйланылган алты русияле һәм Русиядәге бер оешмага карата чикләүләр кертте.

Бу турыда карар һәм чикләүләр астында калган затлар исемлеге Европа берлегенең рәсми бюллетенендә чыкты.

Исемлеккә ФСБ башлыгы Александр Бортников, президент идарәсе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко, президент аппаратының эчке сәясәт департаменты башлыгы Андрей Ярин, Русия саклану министрының ике урынбасары һәм президентның Себер федераль бүлгесендә вәкаләтле вәкиле Сергей Меняйло керде.

Шушы ук исемлекне аннан алда үзенең чыганакларына таянып New York Times газеты да чыгарган иде.

Европа берлеге хәбәрендә Навальныйны агулау президент идарәсе белән килештереп эшләнгән булырга мөмкин диелә. Шулай ук бу җинаять ФСБ һәм җирле хакимиятләр булышлыгы белән кылынган булырга мөмкин дип саный Европа берлеге вәкилләре.

Саклану министрлыгы түрәләре бу исемлеккә әлеге министрлык Русиянең химик коралны юк итү өчен җавап бирүе өчен кергән. Русия 2017 елда ук химик корал юкка чыгарылды дип хисап биргән булган.

Чикләүләр шулай ук органик химия һәм технология фәнни-тикшеренү институтына карата да кертелә. Еворпа берлеге вәкилләре “Новичок” шушы институтта эшләп чыгарылган дип саный.

Европа берлеге шулай ук Русия эшмәкәре, “Путин пешекчесе” дип йөртелә торган Евгений Пригожинга карата да чикләүләр кертте. Ләкин бу чикләүләр Навальный агулануы белән бәйле түгел, ә Пригожинныкы дип саналган “Вагнер” хосусый хәрби ширкәтенең Либиядәге эшчәнлеге өчен кертелә. Бу эшчәнлек “илдә тынычлык, тотрыклылык һәм иминлеккә янады” диелә чикләүләр аңлатмасында.

Чикләүләр кертелгән затларга Европа берлегенә керү тыела, аларның Европа берлегендәге активлары туңдырыла.

Әлеге чикләүләр химик коралны куллану һәм таратуны булдырмау чаралары кысаларында кертелә. Шушы ук максаттан 2018 елда Скрипальләрне агулауга катнашы бар дип саналган русияләргә карата да чикләүләр кертелгән иде.

Алексей Навальный 20 августта хәле начараеп, кома хәлендә Германиягә озатылды. Германия һм тагын ике ил белгечләре аның организмында сугышта кулланыла торган “Новичок” төркеме агулы матдәсе эзләрен тапты.

XS
SM
MD
LG