Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәрҗани институты мөдире итеп Радик Салихов сайланды


Радик Салихов

Салихов сайлауда бердәнбер намзәт иде. Аны бу вазифага институтның элеккеге җитәкчесе Рафаил Хәкимов тәкъдим итте

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетин Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчесе сайлаулары узды. Институт хезмәткәрләре күпчелек тавыш белән бу вазифага Радик Салиховны сайлаган. Бу турыда оешманың рәсми сайтында әйтелә.

"Институт коллективының яшерен тавыш бирүе барышында 69 хезмәткәр катнашты, бу хезмәткәрләр исемлегенең 87 процентын тәшкил итә. Тавышларны санаганнан соң, институт мөдире итеп тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Радик Салихов сайланды. Аңа 68 тавыш бирелде" диелә хәбәрдә.

Институтның алдагы үсеш юллары турында сөйләп, Салихов "сай һәм проблем күтәрми торган темалардан арынырга кирәк" дигән. "Тикшеренүләребез халыкның ихтыяҗына җавап бирергә тиеш. Безгә Татарстанның асыл мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә кирәк" дигән галим.

Май ахырында Тарих институтын Археология институтына кушалар икән дигән мәгълүмат таралды. Татарстан хөкүмәтенең шундый нияте булуы да расланды. Тарих институтын саклап калуны сорап татар фән һәм мәдәният, иҗтимагый даирәләр вакилләре республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. Ахырда институт мөстәкыйльлеген саклап калды. Институтны 2011 елдан бирле җитәкләгән Рафаил Хәкимов вазифасыннан китте һәм институтның фәнни җитәкчесе булып калды. Мөдир вазифасын вакытлыча Радик Салихов башкарды. Салихов намзәтен мөдир вазифасына Хәкимов үзе тәкъдим итте.

Радик Салихов – тарих фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Ул Тарих институтында 1997 елдан эшли, 2011 елдан мөдир урынбасары вазифасын башкара.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG