Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда туристик агентлыкларның яртысы ябылган


Казан күренеше
Казан күренеше

Киләсе елда эшен туктатачак агентлыклар саны 70-80 процентка җитәчәк дип фаразлана.

Татарстанда эшләгән туристик агентлыкларның 50 проценты үз эшен туктаткан. Бу хакта Татарстанның туристик агентлыклар берләшмәсе рәисе Рамил Мифтахов матбугат очрашуында белдерде.

“Туристик агентлыкларның 50 проценты ябылды. Киләсе елның язында бу сан 70-80 процентка җитәр дип уйлыйм. Вазгыять шатланырлык түгел. Күпчелек агентлыклар чит илгә турлар сату белән шөгыльләнде. Хәзер кыйммәтле илләр генә ачык. Күп кенә ширкәтләр бу базардан китте, башка бизнеска күчте”, дип белдерде Мифтахов.

Гомумән алганда, республикада туризм тармагы 50 процент керемен югалтты, ди туризм үсеше буенча дәүләт комитеты рәисе.

“Узган ел белән чагыштырганда, 2020 елның сигез аенда Татарстанга килүче туристлар саны 50 процентка кимеде. Август, сентябрь актив ай булды. Ләкин апрель, май, июньдә туристлар юк дәрәҗәсендә иде. Октябрьдә дә узган елдагы кебек туристлар килмәячәк. 50 процент турист югалтканбыз икән, димәк, акча ягыннан да шундый ук югалтулар булды дигән сүз”, диде Татарстанның туризм үсеше буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Татарстан кунакханәләре дә авыр чор кичерә. Август аенда кунакханәләр 70 процентка тулы булса, сентябрьдә 40-45, октябрьдә 30 процентка җиткән. Ноябрь аенда исә отельләрнең бары өч процентына гына бронь ясалган.

“Татарстанга күбрәк Мәскәү, Петербур, Самар, Ульян төбәкләреннән туристлар килә. Ә анда вазгыять катлаулы. Бу отельләргә дә йогынты ясый. Сентябрьдә төрле чаралар узарга тиеш иде, ләкин алар үткәрелмәде һәм отельләргә ясалган броньнарны да кире алдылар. Октябрьдә броньнар бары 30 процент кына булды. Бу июнь аендагы кебек начар күрсәткеч. Кунакханәләр өчен бу зыянга эшләү... Ноябрь, декабрь турында сөйләү әлегә авыр. Отельләр буш тора. Бары яңа ел бәйрәмнәренә генә броньнар бар, ләкин бу туристлар киләчәк дигән сүз түгел әле”, ди Казан һәм Татарстанның отельләр берләшмәсе рәисе Гөлнара Сафина.

Аның сүзләренчә, кунакханәләр берләшмәсе Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорап хат юллаган.

“Отельләрне салым түләүдән азат итмәделәр. Бары кичектереп түләү генә бирелде. Ноябрьдә салым түләргә туры киләчәк. Кичә безнең оешма президенттан ярдәм сорап хат язды”, диде ул.

Гөлнара Сафина сүзләренчә, быел Татарстанның отельләр берләшмәсенә караган 57 кунакханәнең өчесе үз эшен туктатырга мәҗбүр булган.

Элегрәк шулай ук 11 һостел ябылган дип тә хәбәр ителгән иде.

XS
SM
MD
LG