Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр Тубыл һава аланын Ермак исеме белән атарга тәкъдим итте


Тубылда Ермакка һәйкәл

Тубыл татарлары һава аланын Күчем хан исеме белән яисә "Искер" дип атарга була дип саный.

Русия фәннәр академиясенең Урал бүлеге Тубыл Тубыл комплекслы фәнни станциясе хезмәткәрләре Тубыл һава аланына урыс атаманы Ермак исемен кушу тәкъдиме белән чыкты. Бу турыда ВКонтакте челтәрендәге "Новости Тобольска" төркеме хәбәрендә әйтелә.

Фәнни станция мөдире Игорь Ломакин Ермакның Себердәге сугышларын "планета күләмендәге вакыйга" дип атый. "Нәкъ менә монда, бу географик ноктада, Ермак тырышлыгы белән Русия бөек дәүләт һәм тулы канлы Евразия дәүләте булуга иреште. Тубылны Русия һәм дөнья киңлегендә кабул итүдә беренче рәттә торган иң әһәмиятле кешеләр арасыннан сайлаганда, монда ике генә мөһим шәхес бар – бөек химик Дмитрий Менделеев һәм атаман Ермак Тимофеевич. Бөек галимнең исеме инде Төмәннең Рощино һава аланына бирелде, ә Ермак исемен, бәхеткә, әле беркем дә алмады. Ермакның казаклар дружинасы яуларыннан соң ил яңа биләмәләр белән зурайды – искиткеч зур Себер, Ерак Көнчыгыш, Төньякны үзенә кушты. Ул вакытта бу чын-чынлап планета күләмендәге вакыйга иде, һәм аңа ирешүче – Ермак Тимофеевич" дип белдерә Ломакин.

Пабликта тавыш бирү дә оештырылган. Һава аланын Ермак исеме белән атауны яклап тавыш бирергә, яисә үз вариантыңны тәкъдим итәргә була. Әлегә барлык тавышларның яртысынан бераз артык өлеше Ермак исеме белән атауны яклап бирелгән.

"Мирас" Төбәк татар иҗтимагый оешмасының Төмән өлкәсе Шурасы рәисе Луиза Шәмсетдинова бу җирләрдә татар халкының тарихи истәлекләре булуын, аларны Тубыл һава аланы исемендә чагылдыру кирәклеген әйтә.

"Тубылдан һавага күтәрелгәндә, очкычтагылар "Искер" һәм "Абалак" комплексларын күрә. "Абалак" төбәк күләмендәге һәйкәл булса, "Искер" – федераль күләмдәге истәлек. Бу объектлар Себернең төп халкы – себер татарлары тарихын чагылдыра, шуңа күрә туган җиргә хөрмәт йөзеннән һава аланын "Искер" дип атарга тәкъдим итәм" ди Шәмсетдинова. Яисә, себер татарларының ата-бабалары истәлеген, үзләренең тарихи каһарманнарын хөрмәт итүләрен, алар белән горурлануларын исәпкә алып, һава аланын Күчем-хан исеме белән атарга тәкъдим итә.

Июльдә "Тубыл яңарышы" фонды җитәкчесе Аркадий Елфимов Ермак үлеменең 435 еллыгы көнендә аңа багышлап гыйбадәт тәресе ачарга җыена дигән хәбәр чыккан иде. Бу истәлек билгесе "Ермак кыры" дип аталган паркта була диелде. Әлеге паркны Елфимов шәһәр идарәсеннән арендага алып тора. Тубылда Ермакка тагын бер һәйкәл куеласын ишеткәннән соң, Төмән өлкәсе татарлары өлкә һәм Тубыл шәһәре җитәкчеләренә мөрәҗәгать җибәрде. Себер татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәйзия Мәргәнова, Себер татарлары язучылары берлеге рәисе Клара Кучковская һәм "Татар морзалары җыены"ның Төмән бүлеге җитәкчесе морза Данияр Әхмәтов һәйкәлне куюга гына түгел, гомумән, Аркадий Елфимовның татарларга карата әйткән сүзләренә карата килешмәү белдерде. Авторлар теләсә-кайсы һәйкәл яки билге урнаштырыр алдынан халык фикерен белешү уздырылырга тиеш булуын искәртте.

Елфимов гамәлләренә ризасызлыкларын белдереп, Ермакка һәйкәл куймаска өндәгән хатны Тубыл шәһәре һәм Төмән өлкәсе җитәкчеләренә "Мирас" Төбәк татар иҗтимагый оешмасының Төмән өлкәсе Шурасы рәисе Луиза Шәмсетдинова, Тубыл шәһәре себер татарларының милли-мәдәни мохтарияты шурасы рәисе Зәйтүнә Тычинских, филология фәннәре кандидаты Гөлсинә Ташкеева да җибәргән иде.

Соңрак Азатлыкка билгеле булганча, Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты Елфимов белән сөйләшеп, аңлату уздырган, бу сөйләшүдән соң Тубылда Ермакка истәлек билгесе куймаска дигән карар кабул ителгән.

Сентябрьдә Елфимов Ермак истәлегенә тәрене барыбер урнаштырган. Төмән өлкәсе идарәсенең милләтләр эшләре комитетында Ura.ru сайтына Тубыл шәһәре идарәсендә бу тәрене урнаштыруга рәсми рөхсәт бирелмәде дигәннәр. "Хәзер комиссия истәлек билгесен урнаштыруның канунилыгын тикшерә. Ләкин, әгәр бу кече архитектур форма икән – ә тәре капиталь төзелеш объекты түгел – һәм ул хосусый биләмәләрдә урнаштырылса, монда канун бозу юк" дигән комитет җитәкчесе Владислав Чернов.

Елфимов агентлыкка сөйләгәнчә, Ермак истәлегенә тәрене ул үз йорты янында хосусый биләмәдә куйган. "Шушында куярга мәҗбүр булдым. Ләкин мин тәрене үз йортым янына куйдым, шуңа миңа дәгъвалар була алмый" дигән Елфимов.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG