Accessibility links

Татарстанда коронавирус корбаннарының рәсми саны 100гә җитте


Рәсми мәгълүматка караганда, Татарстанда соңгы тәүлектә алты кеше коронавирустан үлгән, 41 кеше яңа вирус йоктырган.

Татарстанда эпидемия башыннан COVID-19 вирусы йоктырып үлгән кешеләр саны 100гә җитте. Бу хакта стопкоронавирус.рф сайтында күрсәтелә. Соңгы тәүлектә алты кеше үлгән, 41 кеше коронавирус йоктырган. Йоктыручыларның әлеге тәүлеклек саны июнь ахырыннан бирле иң югары күрсәткеч.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш штабы үлүчеләр турына әлегә тулы мәгълүмат бирмәде.

Башкортстанда соңгы тәүлектә 67 кешедә коронавирус ачыкланган. Республикада бу вирусны йоктырып барлыгы 47 кеше үлгән.

Русиядә дә саннар арта. Узган тәүлектә 15 099 кешедә коронавирус ачыкланган, 185 кеше үлгән. Эпидемия башыннан Русиядә коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 24 187 булды.

XS
SM
MD
LG