Accessibility links

Татар активистлары Хәтер көнендә Иске Казанда агачлар утыртты


Татар активистлары Иске Казанда агач утыртты
Татар активистлары Иске Казанда агач утыртты

Чара Татарстан Республикасының 100 еллыгына, суверенитетның 30 еллыгына, “Азатлык” татар яшьләр берлегенең 30 еллык юбилеена һәм Хәтер көненә багышлана.

18 октябрь көнне Хәтер көне митингы алдыннан бер төркем татар активистлары Иске Казан кирмәне янында яшь агачлар утыртты. Бу турыда Азатлыкка акцияне оештыручы Рамай Юлдаш хәбәр итте.

“Йошкар-Оладагы бакчамнан 200ләп төп агач алып килдем. 4-5 ел буе үстергән агачларны бүген Иске Казан янына күчереп утырттык. Татарстан Республикасының 100 еллыгына, суверенитетның 30 еллыгына, “Азатлык” татар яшьләр берлегенең 30 еллык юбилеена багышлап, мондый акция уздыру турында күптән хыялланган идек. Үсентеләрнең күбесе - имән агачыныкы, имән меңәр ел үсәчәк, ныклы агач. Имән чикләвекләре дә алып килгән идек. Салкын, яңгырлы көн булганга утыртырга әзерләп алып килгән бер чиләк имән чикләвекләрен, шыта башлагач, яз көне шул ук урынга утыртырга килештек”, дип сөйләде Юлдаш.

Акцияне милли яки экоактивистлар оештырды дияргә була, ди Рамай Юлдаш. “Бакчачы активистлар белән берничә балан, чикләвек, өрәңге, юкә, миләш агачы да утырттык. Хаҗи Мулла каберен зиярәт иттек, аның чишмәсенә бардык. Хан чишмәсеннән су алдык, дога укыдык. Казан ханлыгын яклап барган сугышлар тарихында Иске Казан кирмәненең дә роле зур - Явыз Иван аны 1552 елның 4-6 сентябрендә ала. Иске Казан кирмәне урынында ике катлы вал, алар арасында казылган чокыр эзләре саклана” дип сөйләде ул.

Быел Хәтер көненә багышланган башка чаралар Казанда, Әнкарада, Киевта узды.

XS
SM
MD
LG