Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымның Курман районы "Хизб ут-Тәхрир эше" фигурантларына 18 елга кадәр төрмә җәзасы соралды


Рустем Эмирусеинов, Арсен Абхаиров һәм Эскендер Абдулганиев
Рустем Эмирусеинов, Арсен Абхаиров һәм Эскендер Абдулганиев

Рустем Эмирусеинов, Арсен Абхаиров, Эскендер Абдулганиев 2019 елның февралендә тоткарланган иде.

Русиянең Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсендә кырымтатарлар Рустем Эмирусеинов, Арсен Абхаиров, Эскендер Абдулганиев өстеннән мәхкәмә утырышы булды. Прокурор аларны Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда гаепле дип тануны һәм озак елларга кырыс тәртипле колониягә утыртуны сорады. Дәүләт гаепләүчесе Рустем Эмирусеиновка 18 ел төрмә, 1,5 иреген чикләү, Арсен Абхаировка – 15 ел төрмә, Эскендер Абдулганиевка 16 ел төрмә җәзасы бирелергә тиеш дип белдерде. Бу турыда “Кырым теләктәшлеге” иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.

Ростовтагы Донда урнашкан Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе Кырымның Курман (Красногвардейский) районындә яшәүчеләрдән торган “Хизб ут-Тәхрир эшен” 29 гыйнварда карый башлаган иде.

2019 елның февралендә Русия куәт оешмалары Курман районы Буюк Онлар (Октябрьское) бистәсендә яшәүче кырымтатарлар йортларында тентү уздырды. Соңрак Рустем Эмирусеинов, Арсен Абхаиров, Эскендер Абдулганиевны Акмәчеттәге ФСБ идарәсенә алып киттеләр. Аларга карата Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда гаепләү белдерелде.

16 сентябрь Русиянең Дондагы Ростовтагы көньяк хәрби мәхкәмәсе Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә икенче Бакчасарай төркемен барлыгы 110 елга ирегеннән мәхрүм иткән иде. Хөкем ителүчеләрнең җидесенә кырыс тәртипле колония җәзасы бирелде.

XS
SM
MD
LG