Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие җомга намазларын кыскартырга киңәш итте


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Өлкән яшьтәгеләр, сәламәтлеге нык булмаганнарга мәчетләргә килүдән тыелып торырга да киңәш ителде.

Татарстан мөселманнары диния назәрәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Instagram-дагы сәхифәсендә мөселманнарга берничә киңәш белән мөрәҗәгать итте. Ул дин кардәшләрен коронавирус таралу куркынычы барлыгын онытмаска чакырды. Бу уңайдан мәчетләрдә җомга намазлары вакытын мөмкин кадәр кыскарту киңәш ителә.

“Җомга намазларын, 10-15 минуттан да арттырмыйча, тәмамларга чакырам” дип язган хәзрәт.

Моннан тыш, мөфти халыкны мәчетләрдә озаклап җыелып тормаска, ә өлкән яшьтәгеләр, сәламәтлеге нык булмаганнарга мәчетләргә килүдән тыелып торырга да киңәш итә. “Чир йогудан шикләнгән кардәшләргә исә, фарыз намазын укып, сәлам биргәннән соң, кайтып китүе хәерле булыр, дип уйлыйм. Һәм кабат исегезгә төшерәм: мәчетләрдә битлекләр һәм шәхси намазлыклардан файдаланыгыз! 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан, иммунитеты какшаган кешеләргә, гомумән, мәчетләргә барудан тыелып торырга киңәш ителә. Сакланганны Аллаһ саклар!” дигән Камил Сәмигуллин.

Татарстанда, бөтен Русиядәге кебек үк, COVID-19 йоктыруның тәүлеклек күрсәткечләре кабат үсә башлады. Узган тәүлектә 45 яңа очрак теркәлде. Рәсми саннарга карый, эпидемия башыннан республикада барлыгы 7 856 кеше чир йоктырган, 103 кеше үлгән.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе республикадагы ширкәт һәм оешмалар җитәкчеләренә 65 яшьтән өлкәнрәк булган хезмәткәрләрен өйдән эшләүгә күчерергә киңәш итте.

XS
SM
MD
LG