Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җибәргән 45 үпкә җилләтү җиһазын АКШ ташлаган


"Авента-М" җиһазлары
"Авента-М" җиһазлары

Русия яз көне һуманитар ярдәм буларак җибәргән “Авента-М” җиһазлары эшкә ярамаган.

Русия АКШка коронавируска каршы көрәш өчен җибәргән үпкә җилләтү җиһазлары кулланылыш тапмыйча, чүп буларак юк ителгән. Бу турыда АКШның гадәттән тыш хәлләрне көйләү агентлыгы (FEMA) мәгълүматына нигезләнеп BuzzFeed хәбәр итә.

Русия 45 данә “Авента-М” аппаратын апрельдә җибәргән иде. Бу җиһазлар коронавируска каршы башка төр ярдәм белән бергә җибәрелде. Майда FEMA вәкилләре әлеге аппаратларны кулланмаячакларын белдерде, сәбәп буларак бу җиһазларның электрга тоташу ысулы туры килмәве аталды.

Моннан тыш, шундый ук аппаратлардан Мәскәүдә һәм Петербурда хастаханәләрдә янгын чыгып, алты кешенең үлеменә китергән иде. Бу очраклардан соң Американың штатлары әлеге аппаратларны FEMA агентлыгына кире кайтара башлады. Шулай да коронавирус нык таралып китсә дип, аларны саклаганнар иде.

Кремль АКШка җиһазлар һуманитар ярдәм буларак җибәрелде дип белдерсә дә, соңрак АКШ бу җиһазларның күп өлешен акча түләп алганы билгеле булды.

“Авента-М” аппаратларын Урал прибор төзү корылмасы эшләп чыгара. Ул “Ростех” ширкәтенә керә. АКШ чикләүләре астында булган ширкәтнең җиһазлары Америкага китерелүе дөрес түгел дигән фикерләр дә яңгыраган иде.

Июньдә “Авента-М” аппаратлары чыгаручы "Радиоэлектрон технологияләр" концерны (КРЭТ) үзенең ИВЛ җайланмаларын Русия хастаханәләреннән кире җыеп алачагы билгеле булды. Җиһазлар өстәмә сынаулар уздыру өчен кире алына диелде.

XS
SM
MD
LG