Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан башкарма комитеты җитәкчесе итеп Рөстәм Гафаров билгеләнде


Рөстәм Гафаров
Рөстәм Гафаров

Элеккеге сити-менеджер Денис Калинкин Казан думасы депутаты һәм шәһәрнең беренче вице-мэры вазифасына күчте.

Казан шәһәр думасында шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар. Бу вазифага моңарчы җитәкченең беренче урынбасары булып эшләгән Рөстәм Гафаров сайланды. Гафаров өчен 38 депутатның утыз дүрте тавыш биргән, дүртесе тавыш бирүдән тыелып калган.

Казан шәһәре башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Денис Калинкин быел Казан думасы депутаты итеп сайланды. 21 сентябрьдә ул шәһәрнең беренче вице-мэры итеп билгеләнде.
Бер ай элек Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына бәйге игълан ителде. Финалга ике намзәт – Гафаров һәм Киров һәм Мәскәү районнары идарәсе башлыгының беренче урынбасары Илсур Хисмәтуллин чыкты.

Рөстәм Гафаров 1965 елда Казанда туган. Казан химиия-технология институтын тәмамлап, инженер-механик һөнәре алган.

2006 елда Казанның Совет районында торак-коммуналь хуҗалык бүлеген җитәкли.

2006 елның сентябреннән Совет районы идарәсе башлыгы урынбасары, 2010 елның маенан – идарә җитәкчесе вазифаларын башкара. Совет районын 2018 елның октябренә кадәр җитәкли. 2018 елның 11 октябрендә Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнә.

XS
SM
MD
LG