Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда Татар сәнгать мәктәбе укучыларының ата-аналары Ахунҗановны мөдир итеп калдыруны сорый


Габдулхак Ахунҗанов
Габдулхак Ахунҗанов

Гыйнварда Татарстан Семейда тарихи бинаны сатып алып, аны Татар сәнгать мәктәбенә биргән иде.

Казакъстанның Семей (Семипалатински) шәһәрендәге Татар сәнгать мәктәбендә белем алучы балаларның ата-аналары Көнчыгыш-Казакъстан өлкәсе акимы Даниал Әхмәтовка хат юллаган. Алар сәнгать мәктәбенә нигез салучы, аны күп еллар буе җитәкләгән Габдулхак Ахунҗановны эшеннән китәргә мәҗбүр итүгә ризасызлык белдерә, һәм аның мөдирлек килешүен тагын бер елга озайтылуын сорый.

"Без мәктәбебезнең мөдире Габдулхак Ахунҗановны вазифасыннан азат итүләренә борчылабыз. Ул мәктәпкә нигез салган кеше, уникаль мөгаллимнәр коллективы туплаган. Мәктәп укучылары төрле шәһәр, өлкә, төбәк, республика һәм халыкара бәйгеләрдә җиңүче булды. Ул балалар тарихи бинада укысын өчен күп көч куйды, без аңа моның өчен бик рәхмәтле" диелә хатта.

Ата-аналар Ахунҗанов мәктәп җитәкчесе буларак алга таба да эшләсен иде ди. "Аның көче һәм иҗади дәрте ташып тора" ди алар. "Хәзерге заманда шундый битараф булмаган, мәктәп өчен шәхси вакытын кызганмый торган кешене табу мөмкин түгел диярлек. Бу мәктәпне ул булдырган, үстергән, ул һәр баланы һәм укытучыны кадерләп кенә тора. Аңа мәктәптә булдырырга теләгән планнарын тормышка ашырырга мөмкинлек бирүегезне сорыйбыз" диелә хатта. Мөрәҗәгатькә 200дән артык ата-ана кул куйган.

Семейдагы Татар сәнгать мәктәбе вәкилләре Азатлыкка сөйләгәнчә, 7 октябрь көнне Габдулхак Ахунҗановка 69 яшь тулган, шул көнне аның эшеннән китүен сораганнар. Әмма туган көненә кадәр сөйләшүләр вакытында аңа хезмәт килешүен тагын бер елга озайтырга вәгъдә иткән булганнар. Ләкин 6 октябрь көнне аңа мөдирлектән алынуын хәбәр иткәннәр.

Семейдагы Татар сәнгать мәктәбе 1992 елда оешкан. Ул 1898 елда төзелгән тарихи бинада урнаша. Мәктәптә барлыгы 127 бала шөгыльләнә. Берничә ел элек мәктәпнең язмышы билгесезлек алдында кала. Ул балалар бакчасы биләмәләрендә урнашкан була, ә бу бакча шәхси милеккә әйләнә. Шәһәр җитәкчелеге татар сәнгате мәктәбен рәсем сәнгате һәм башка төр мәктәпләр белән яңа бинага күчерергә вәгъдә итә. Татар сәнгать мәктәбе мөдире Габдулхак Ахунҗанов берничә сәнгать мәктәбе кушылган очракта татар сүзеннән колак кагылачак, татарлык эреп юкка чыгачак, дип борчылган иде.

2016 елның октябрендә Семей татарлары Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, татар сәнгать мәктәбенә аерым бина алуда ярдәм итүен үтенде. Быелның гыйнварында Татарстан Семейда бер тарихи бинаны сатып алып, аны сәнгать мәктәбенә түләүсез куллануга тапшырды. Бу Мәңгілік ел урамында урнашкан элеккеге банк бинасы. Мәктәпнең мәйданы монда элеккесеннән биш тапкыр зуррак. Уку бүлмәләреннән тыш, монда музей ачарга да җыеналар. Новосибирски һәм Казандагы консерваторияләр белән эшләү өчен мультимедия кабинеты да булдырырга уйлыйлар. Цоколь каттагы бүлмәләрне музыкаль инструментлар төзәтү өчен кулланырга җыеналар. Габдулхак Ахунҗанов мәктәп ишегалдындагы гараж бинасында концерт залы һәм сәләтле балалар өчен тулай торак төзү турында хыялланган.

"Яңа бинаның рәсми ачылуы булса да, анда әле декоратив-гамәли сәнгать бүлеге кенә күчте, бөтен балалар иске мәктәптә укый. Безнең директорның бу проектны матур итеп тәмамлыйсы килә иде. Аннары шундый абруйлы кешене шулай эшеннән озатуы да матур күренеш түгел, ул бит татар сәнгать мәктәбен үзе тудырган, ул уникаль мәктәп" дип сөйләделәр Азатлыкка анда укыган балаларның ата-аналары.

Хакимиятнең мөдир вазифасына кемне куярга җыенуы әлегә билгесез. Ләкин Казакъстанның татар җәмәгатьчелеге мөдир татар кешесе булмаса, аның татарлыгы дә бетәчәк, гади музыка мәктәбенә әйләнәчәк, дип борчыла.

Әлегә мәктәптә милли сәнгатькә басым ясала, укыту програмы татарлыкка нигезләнгән. Балалар татар халык көйләрен, татар классик композиторларының әсәрләрен өйрәнә, һәр елны шунда тәрбияләнгән укучылар көче белән "Иртыш моңнары" татар музыкасы фестивале уза. Мәктәптә фортепиано, баян, скрипка, флейта, гитара, домбра белгечләрен әзерлиләр. Көчле хор коллективы бар, вокал, хореография, декоратив-гамәли сәнгать, татар теле һәм мәдәнияте дәресләре дә укытыла.

Семейда Татар сәнгать мәктәбе 28 ел элек оештырылган. Аңа нигез салучы – һөнәри музыкант, баянчы, педагог, җыр көйләре авторы, татар халык ансамбльләре җитәкчесе Габдулхак Ахунҗанов. Мәктәптә тәрбияләнүче балалар күп санлы халыкара бәйгеләр лауреатлары булып тора.

XS
SM
MD
LG