Accessibility links

Казан хакимиятенә мәгариф өлкәсендә 1,8 млрд сумлык күрсәтмәләр бирелгән 


Бу проблемны Казан башкарма хакимиятенең яңа җитәкчесе Рөстәм Гафаровка хәл итәргә туры киләчәк. Узган ел ул Павел Шмаков белән низагка кергән иде.

Мәгариф тармагында Казан түрәләренә 1 млрд 800 млн сумлык күрсәтмәләр бирелгән. Бу хакта бүген Казан башкарма хакимиятенең яңа җитәкчесе итеп билгеләнгән Рөстәм Гафаров белдерде. Аны намзәте тавышка куяр алдыннан Казан шәһәр думасы депутатлары аңа сорау бирде.

“Бүген тикшерү органнары тарафыннан Казан хакимиятенә бирелгән бик күп күрсәтмәләр бар. Нинди сан турында сүз бара? Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә уйлыйсыз?”, дип сорады КПРФ фиркасеннән депутат Алексей Серов.

“Мин сезгә мәгариф өлкәсе буенча гына әйтә алам. Безгә 1 млрд 800 млн сумлык күрсәтмәләр бирелде. Аларны чыннан да хәл итәргә кирәк. Бу күз алдына да китерә алмастай торган саннар. Аны хәл итү юлларын табып, төп күрсәтмәләрне ябарга тырышачакбыз, дип ышанам”, диде Гафаров.

Соңгы ике елда Рөстәм Гафаров Казан хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләде. Аңа кадәр сигез ел дәвамында Совет районын җитәкләде. Узган ел Рөстәм Гафаров белән “Солнце” мәктәбе мөдире Павел Шмаков арасында низаг чыккан иде. Гафаров мине эштән куарга тели дип белдерде ул вакытта Шмаков.

“Рөстәм Гафаров белән низаг ата-аналардан мәктәп сагы өчен акча җыю таләбе һәм балаларның иминле мәсьәләсенә битарафлык (вице-мэр президент ярдәмчесе Олеся Балтусовадан янгын сүндерүчеләр юлы мәсьәләсенә багышланган утырышка мине китермәүне тәэмин итәргә кушкан) килеп туды”, дигән иде Шмаков.

XS
SM
MD
LG