Accessibility links

Кайнар хәбәр

Павел Шмаков үзенә шелтә белдерүне эштән азат итүгә беренче адым дип саный


Павел Шмаков
Павел Шмаков

Шмаков үзенә белдерелгән шелтә Татарстанда татар теле мәсьәләсен күтәрү белән бәйле булырга мөмкин дип саный.

"СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковка шелтә белдерелгән. Бу хакта ул Facebook битендә язды.

“Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 22 август көнне безнең "СОлНЦе" мәктәбен Дмитрий Медведевка күрсәтергә булган. Ә 14 август көнне Казан вице-мэры Рөстәм Гафаров Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Хидиятов белән миңа шелтә белдереп кабат мине мәктәп мөдире вазифасыннан азат итәргә уйладылар. Рөстәм Гафаров белән низаг ата-аналардан мәктәп сагы өчен акча җыю таләбе һәм балаларның иминле мәсьәләсенә битарафлык (вице-мэр президент ярдәмчесе Олеся Балтусовадан янгын сүндерүчеләр юлы мәсьәләсенә багышланган утырышка мине китермәүне тәэмин итәргә кушкан) килеп туды”, дип яза. Шмаков белдерүенчә, аны инде бишенче тапкыр бу вазифадан азат итәргә телиләр.

Павел Шмаков "Idel.Реалии"га белдерүенчә, аңа шелтә 2018 елда декларациядә Татарстан мәгариф министрлыгыннан алган премия өчен белдерелгән.

РОНО (Район мәгариф идарәсе) миңа бу хакта искә төшергәч, мин шунда ук декларацияне үзгәрттем,- ди Шмаков.

Шул ук вакытта 14 август көнне Павел Шмаковка “дисциплинар шелтә” дә белдерелгән. Казан шһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Хидиятов "СОлНЦе" мәктәбе мөдиренә “дисциплинар шелтә” белдерү турындагы карар белән танышу өчен кадрлар бүлегенә килү кирәклеген әйткән.

Шелтә ул инде эштән җибәрүгә беренче адым, - диде Шмаков. – Карарны мәхкәмәгәшикаят итәчәкмен. Мин декларациягә төзәтмәләр керттем, башка “кырыйдан кергән” акчаларым булмады. Хидиятовның мине эштән җибәрәсе килмидер дә, әмма боерык ул боерык инде.

Шмаков әйтүенчә, берничә ай дәвамында аның Казан шәһәре башкарма комитетының беренче урынбасары Рөстәм Гафаров белән низаг дәвам иткән.

Ул үз урынына туры килә торган түрә, боерыкларны үтәп утыра. Без Татарстанда президент һәм мэрдан уңдык, әлеге кешеләр үз вәкаләтләренә киңрәк карый. Аларга Казанның дөнья кысаларында башкала булуы мөһим. Мин Гафаровка “янгын сүндерүчеләр юлы” куркыныч булуын әйткәч, ул: "Бу барысы да проект белән эшләнә, барысы да яхшы дип әйтте", ди Шмаков.

Шмаков фикеренчә, шелтә белдерелүнең төп сәбәбе "шәһәр үзәгендә урнашкан яңа бинага күндәм кеше кирәк" булуы белән бәйле булырга мөмкин.

Мәскәү тыярга кушканда, татар теле турында бәхәсләшеп утырмаучы кеше кирәктер, - диде Шмаков.

XS
SM
MD
LG