Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 2019 елда югары белем алган 15 мең белгеч эшкә урнаша алмаган


Башкорт университеты
Башкорт университеты

Югары ук йортлары укучыларының биштән бере генә эшләргә авылга кайтырга җыена

Башкортстан вузларында 63 654 студент белем ала, шуларның 49,9 проценты – авыл балалары. Узган елда диплом алучыларның 15 меңе эшкә урнаша алмаган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган 3990 белгеч, нефть-техника университетыннан - 3476 белгеч, авиация университетыннан - 3021, медицина университетыннан – 2229, педагогия университетыннын -1415, аграр университеттан 1226 белгеч үзенә эш таба алмаган. Бу саннарны Башкортстан парламентының Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Раил Әсәдуллин яшьләрне авыл җирлегенә җәлеп итүгә багышланган парламент тыңлауларында китергән.

Сораштырулар күрсәткәнчә, студентларның 21 проценты гына укуын тәмамлангач авылга кайтырга җыена, калган 79 проценты эшне Башкортстан һәм Русиянең шәһәрләрендә эзләячәген әйткән.

Авылга кайтырга теләмәүнең сәбәбе итеп яшьләр үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар булмавын әйткән (38 процент). Шулай ук хезмәт хакы аз булу (30%), начар инфраструктура (19%), торак булмау (9%) сәбәп буларак күрсәтелгән.

Шул ук вакытта, Башкортстанда авыл җирендә яшәүчеләр өлеше кими бара. 2010 елда ул 39,4 процент булган. 2020 елда 37,5 процент тәшкил итә. 2000-2015 елларда республикада йөздән артык авыл бетеп, юкка чыккан.

Яшьләрне авылга кайтару өчен акчалата ярдәм күрсәтелә дигән Әсәдуллин. "Авыл табибы" програмы кысаларында дефицит белгечләргә 1 млн сум күләмендә компенсация түләнә, ел саен авылда эшләүче йөз яшь укытучыга 600 мең сумлык грант бирелә, аграр уку йорты тәмамлап кайтучыларга 500 мең сум, урта һөнәри уку йорты тәмамлаучыларга – 300 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә. Моннан тыш, республика башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән "Авыл тренеры" програмы эшли, авылга эшкә кайткан яшь белгечләргә, торак алсалар, аның 70 процентын дәүләт түли.

XS
SM
MD
LG