Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дини белем бирү эшендә бердәм булып кына проблемнарны чишә алабыз"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Казанның Корстон үзәгендә мөселман уку йортлары укытучылары форумы узды. Татарстан районнарыннан килгән мәдрәсә-мәчетләрдә дини белем бирүче хәзрәт, абыстайлар үзара тәҗрибә бүлешеп, үзләрендә булган проблемнар, уңышлар хакында сөйләште.

Форумда катнашучылар арасында Питрәч, Лениногорски, Алабуга, Балык бистәсе районнарыннан килүчеләр бар иде. Аларның күбесе авыл мәчетләрендә эш алып бара. Дини белем алырга гадәттә өлкән яшьтәге кешеләр омтыла, яшьләрне мәдрәсәләргә җәлеп итү авырлаша бара, дип әйтүчеләр дә булды.

Казанда мөселман уку йортлары укытучылары форумы узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:26 0:00

Татарстанда дини мәктәпләр ачу процессы авыр бара. Христиан дине белән чагыштырсак, Казанда һәм гомумән Татарстанда православ руханилары үз мәктәпләрен ачканда бернинди проблемнарга юлыкмыйча эшли. Бу турында Азатлыкка Казанның "Госмания" мәктәбе мөдире Илсур Фатыйхов сөйләде:

Илсур Фатыйхов
Илсур Фатыйхов

— Әлбәттә бу күренеш, беренчедән, гаделсез, чөнки Татарстанда гына булса да бу эш безнең өчен дә җиңел барырга тиеш. Татарстанда ике дин дә бертигез, бер дәрәҗәдә, дип әйтәбез, ә чынбарлыкта бу сүзләрнең дөреслеккә туры килмәвен күрәбез. Мәсәлән, без беренче мәктәпне оештыра алмыйбыз, ә алар инде икенчесен, Татарстан буенча башкаларын ачу өстендә эшли. Аллаһка шөкер, "Адымнар" полилингваль мәктәбе ачылып китте, анда мөдир мөселман булу сәбәпле, Казанда яшәүче мөселманнарның булган ихтыяҗы азмы-күпме чишелә. Әмма тулаем ислам мәктәбенең ачылуы безнең өчен бик мөһим, чөнки ата-аналар арасында балаларына дини-әхлакый тәрбия бирү ихтыяҗы бар.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Моңарчы да Казанда ислам дине мәктәбен ачу омтылышлары булган иде, әмма төрле сәбәпләр аркасында бу эш тукталып калды. Күптән түгел бу тема ислам руханилары арасында янә күтәрелгән һәм мәктәпне ачу процессы тукталган урыннан кузгалган, диде Илсур хәзрәт Азатлыкка.

Разыя Шакирҗанова Балык бистәсе Олы Елга авылы мәчетендә дин нигезләрен өйрәтә. Элек авылда балалар өчен еш кына төрле чаралар уздырыла иде, шул чаралар белән балаларны мәдрәсәгә җәлеп итү җиңел иде ди ул:

Разыя Шакирҗанова
Разыя Шакирҗанова

— Балаларны мәчеткә җәлеп итү бүгенге көндә авырлашты. Элек авылыбыз чиста татар авылы иде, урыслар кайтып урнашканнан соң, мәктәптә балаларыбызны татар телендә укытырга теләмибез, алга таба да уку йортларына кергәндә урыс теле күбрәк кирәк дип әйтә башладылар. Шул сәбәпле авылыбызда урыс теленә өстенлек бирелә башлады. Бу күренеш борчуга сала.

Разыя ханым уйлавынча, бу барлыкка килгән мәсьәләне Диния нәзарәте белән берлектә эш алып барып чишеп була:

— Мин, мәктәпләргә дини белем бирердәй фәннәрне кертергә дип 2000 елдан бирле әйтеп йөрдем, әмма мәктәпләргә керә алмадык шул. Факультатив, түгәрәкләр рәвешендә дини белем бирә башласак, бәлки яшьләр дә дингә тартыла башлар иде, чөнки балалар арасында кызыксынганнары байтак.

Тимур Латыйпов Питрәч районы Шәле авылының "Заһир" мәчетендә алты ел инде имам-хатыйб вазифасын башкара. Тумышы белән Әгерҗе районыннан, 2014 елда Русия ислам институтын тәмамлап Шәлегә имам булып килә. Тимур сөйләвенчә, авылга килгәч тә проблемнар белән очрашырга туры килә. Төп проблемнарның берсе, Шәле авылы олы юл буенда урнашу сәбәпле, авыл мәчетенә туктап керүчеләр дә күп. Алар арасында исламны үзенчә аңлаганнары да шактый һәм алар үз фикерләрен авыл халкына да таратырга тырыша, мәсәлән кайберәүләре мәзһәбләрне инкяр итеп, бу фикерне өйрәтеп китәргә омтыла. Бу уңайдан авыл кешеләрендә ислам дине белән бәйле төрле аңлашылмаучанлыклар барлыкка килде, ди Тимур хәзрәт:

Тимур Латыйпов
Тимур Латыйпов

— Мондый күренешләрне булдырмас өчен безнең иң беренче максат — халыкны берләштерү иде. Чөнки бердәм булганда гына төрле имеш-мимешләргә каршы торып була. Төрле чаралар оештыра башладык, дини бәйрәмнәрдә, Рамазан айларында авыл халкы белән җыелышып бергәләшеп авыз ачтык, Казанда узган дини бәйрәмнәргә йөри башладык, ягъни авылдашларыбыз, мөселманнар арасында булган мөнәсәбәтне сизә башлады, ислам нигезләрен дөрес аңлап читкә тайпылмыйча яши башлады. Балалар өчен дә бик күп түгәрәкләр оештырабыз. Кызлар аш-су осталыгы, малайлар техника белән бәйле түгәрәкләргә йөри. Ел саен "Минем мәчет" дип исемләнгән кул эшләре конкурсын оештырабыз, шулай итеп балалар мәдрәсәгә тартыла башлады.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Тимур Латыйпов фикеренчә, әлегә авыл балаларын мәдрәсәгә җәлеп итү эше җиңелрәк бара, чөнки буынара элемтә әлегә өзелмәгән:

— Авыл балаларын шәһәр балаларына караганда дингә җәлеп итү җиңелрәк. Чөнки авылда әлегә, әбинең сүзләрен тыңлау дигән нәрсә бар. Әти-әниләр дә балаларын мәдрәсәгә йөртергә ярдәм итә. Балаларга мәдрәсәдә кызык булсын өчен заманча, актуаль әйберләр кулланырга тырышабыз. Еш кына татар телендә барган фильмнарны бергә карыйбыз, карап бетергәч һәр бала нәрсә аңлаганын, нинди нәтиҗәгә килгәнен сөйләп бирә.

Сүз уңаеннан, нотыкчыларның барысы да диярлек чыгышларын татар телендә ясады. Татар гореф-гадәтләре аша дини тәрбия бирүнең мөһимлеген дә искәртеп үттеләр.

Чара Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте, Русия ислам институты, Ислам мәдәни һәм рухи мирасына ярдәм күрсәтү фонды тарафыннан оештырылды.

XS
SM
MD
LG