Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия татарлары Түбән Новгородтагы нәсел башларын искә алды


Финляндия татарлар Түбән Новгород өлкәсендә
Финляндия татарлар Түбән Новгород өлкәсендә

Финляндия татарлары Актүк авылы имамы Ваһап Хәйретдиннең тууының 150 еллыган онлайн-конференция белән искә алды.

Түбән Новгород өлкәсенең Актүк авылы хәзер Финляндиядә гомер итүче күпчелек татарларның нәсел башы чыккан авыл. Актүк кешеләре авылда имам һәм укытучы булып хезмәт иткән Ваһап хәзрәт Хөйретдиннең истәлеген кадерләп саклый. Онлайн-конференция танылган мөгаллим һәм дин эшлеклесенең тормышы, эшчәнлегенә багышланды.

“Ваһап хәзрәт Хәйретдин эшчәнлеге фаҗигале вакытларга туры килгән. Ваһап хәзрәтнең нәсел әгъзаләре әле дә Финляндиядә дә яши. Конференциянең төп макстаты - Түбән Новгород якларында яшәүче мишәр-татар халкының тарихын, дини һәм милли мирасын яхшырак аңлау һәм яктырту", дип яза чараны оештыручылар.

Конференциядә Ваһап хәзрәт турында сөйләүдән бигрәк, мишәрләрнең кайчан һәм нинди шартларда ислам кабул итүе, Түбән Новгород өлкәсенең мишәр авылларында ислам ничек таралуы турында күбрәк сөйәнде.

Русия мөселманнары диния назарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов үзенең “Түбән Новгородта мишәр-татарларының рухи-милли мирасы” дип аталган чыгышында мишәрләрнең исламны Болгар татарлары белән бер үк вакытта кабул итүен әйтте. Мәскәү җәмигъ мәчете имамы Ислам Зарипов Нижгар мишәр-татарлары арасында жәдилчелекнең ничек таралганын сөйләде.

Түбән Новгород мөселманнары диния назәрәте рәисе Гаяз Закировның “Мишәр-татар авылларында имамнарның тәкъдире” дигән чыгышы да көтелгән иде, әмма хәзрәт авыру сәбәпле конференциядә катнаша алмады.

Рамил Беляев
Рамил Беляев

Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев Азатлыкка аңлатканча, оештыручылар мишәрләрне татарлардан аеру максаты куймаган. “Без аермадык, Түбән Новгород татарлары дидек, мишәр-татар дидек, чөнки Финляндиядәге татарлардан соңгы арада бик күп сораулар килде. Түбән Новгород татарларыннан булган халык үз тамырлары турында кызыксына, шуның турында сөйләшергә тели”, диде ул.

Конференөиядә башка шәһәр вәкилләре дә катнашты. Казаннан продюсер Рифат Фәттахов Рәшит Ваһаповның язмышы турында сөйләде. Ваһап хәзрәт Хәйретдин танылган җырчы, татар эстрадасына нигез салучы Рәшит Ваһаповның әтисе була. Бу уңайдан танылган яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова бер мөнәҗәт башкарды.

XS
SM
MD
LG