30 октябрь көнне Татарстанның Чаллы шәһәрендә Татар яшьләре форумы узачак. Форум көн дәвамында "Нур" яшьләр үзәгендә узачак.
"Татар яшьләре форумы Чаллыда инде өченче тапкыр уза. Ике ел рәттән аны "Мизгел" милли-мәдәни клубы уздырды, быел "Нур" яшьләр үзәге, Чаллы шәһәренең яшьләр эшләре идарәсе һәм URBANTATAR яшьләр берләшмәсе уздыра. Форум офлайн узачак – көндез белем алу програмы каралган, аннары воркшоп узачак. Ягъни яшьләр билгеле бер татар проектын тәкъдим итәргә тиеш булачак. Максатыбыз – яшьләрне татар темасына кертеп җибәреп, аны Чаллыда җанландырып җибәрергә", дип сөйләде Азатлыкка форум оештыручының берсе, Чаллыда эшләп килүче URBANTATAR берләшмәсенә нигез салучы Гүзәл Әхмәтгәрәй.
Форум кысаларында татар яшьләре өчен интенсив програм тәкъдим ителәчәк – "Чаллыда татар проектларын җанландыруның 30 ысулы" дигән фикер алышу, бизнес, тайм-менеджмент, SMM, грантлар, журналистика буенча лекцияләр, психология, хореография, сөйләм серләре, дизайн, фото-видео буенча остаханәләр һәм татар проекты әзерләү воркшопы һәм яклау сессиясе. Шулай ук көн дәвамында аудиогид ярдәмендә элеккеге "Москва" рестораны буенча экскурсия узып булачак. Кичке програмда концерт, дизайн-маркет һәм аудиоспектакль каралган.
"Экскурсияне мин һәм тарихчы-урбанист Ильяс Салихов уздырачак. Ни өчен "Москва" рестораны? Чөнки аның бинасында хәзер "Нур" яшьләр үзәге урнашкан. Ресторан исә 1980нче елларда махсус чит ил кунаклары өчен төзелгән булган. Аның янында "Камаз" заводының тулай торагы булган. 1990нчы елларда җинаятьчелеккә каршы көрәш кысаларында ул бинаны яшьләргә бирделәр. Шулай итеп "Нур" татар яшьләре үзәге барлыкка килде", дип аңлатты Гүзәл.
Форумда 10-11 сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, актив яшьләр катнашыр дип көтелә.
Чарада бөтен санитар нормалар үтәләчәк – битлекләр кию мәҗбүри булачак, бүлмәләр җилләтеләчәк, һәрбер кергән кешенең тән температурасы үлчәнәячәк.
2020нче елның җәендә Чаллыда эшләп килүче URBANTATAR берләшмәсе шул исемдәге интернет-радио булдырган иде. Ул атна буе, тәүлек дәвамында эшли, һәм "альтернатив татар музыкасы" дип аталып йөртелә торган төрле жанрларда башкарылучы заманча музыканы эфирга чыгара.
URBANTATAR — Чаллы шәһәренең татар яшьләре берләшмәсе. Аның максаты — сыйфатлы проектлар аша шәһәр мөхитендә һәм яшьләр арасында туган телне популярлаштыру.
2020 елның августында Казанда узарга тиешле Х Дөнья татар яшьләре форумы быел онлайн узды.